Үзәк Җәмигъ мәчеттә ифтар

31 майда - изге вә мөбарәк Рамазан аеның 27 нче кичендә, ягъни Кадер кичәсендә Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә зур ифтар мәҗлесе узды.

Ахшам намазына кадәр Үзәк мәчет имамнары Коръәни-Кәримнән аятьләр һәм сүрәләр укыдылар. Аннары дин кардәшләребезне Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин сәламләде. Ул ата-бабаларыбыздан әманәт, рухи мирас булып күчкән традицион исламны саклап калу ниятендә зур көч һәм тырышлык куюлары өчен мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Сафин белән мәхәллә әгъзаларына, хөрмәтле аксакалларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

"Бүген Ульяновск өлкәсендә ислам дине кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар - 120 мәчет эшләп килә, тагын биш Аллаһы йорты төзелә, тиздән ике мәчет салу өчен җир бүлеп биреләчәк. 1 июньдә шәһәребезнең иң зур спорт сараенда Губернатор һәм шәһәр җитәкчеләре катнашында өлкә ифтары узачак. Хәзер безнең алдыбызда нәфесебезне тәрбияләү, бала-оныкларыбызны дин, иман юлына тарту, гыйлем алу бурычы тора",- диде баш имам-ахун.

Ә Үзәк мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин әлеге гыйбадәтханәдә Рамазан ае дәвамында көн саен 200 кеше катнашында ифтарлар үткәрелүе, шуның кадәр үк мөселманның тәравих намазларына йөрүе хакында сөенеп сөйләде. Ул тәкъдирләр, ягъни язмышлар билгеләнгән, гөнаһлар кичерелгән Кадер кичәсенең фазыйләтләре белән дә таныштырып үтте.

"Өмет" газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов узган гасырның туксанынчы еллары башында татар байлары һәм гади халык акчасына зур авырлыклар белән төзелгән Үзәк мәчеттә бүген дә татар телен киң итеп кулланган һәм вәгазьләрне ике телдә дә яңгыраткан өчен Рөстәм хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерде.

Ахшам намазын уку вакыты кереп, азан әйткәннән соң, мөселман кардәшләребез хөрмә җимешләре һәм шифалы "Зәм-зәм" суы белән авыз ачтылар һәм дога кылып Аллаһы Раббыбыздан тоткан уразаларны кабуллардан кылуын сорадылар. Ә инде баш имам-ахун Илдар хаҗи җитәкчелегендә ахшам намазын укыгач, мәчет ашханәсендә барча халыкны да милли аш-сулардан әзерләнгән ифтар табыны көтә иде.