4 июнь - Ураза бәйрәме

Кадерле Ульяновск өлкәсе мөселманнары! Чын күңелемнән сезне

Ураза бәйрәме уңаеннан котлыйм!

    Бүген Ульяновск өлкәсе hәм бөтен дөнья мөселманнары ифрат та мөhим бәйрәмне билгеләп үтәләр. Бу көнне дингә ышанучылар мәчеткә баралар, вакытларын дога укып үткәрәләр, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәләр. Фәкыйрьләргә ярдәм итү hәм аларга hәрьяклап булышлык күрсәтү - азык-төлек, кием-салым белән бүлешү, бүләкләр бирү - бүген hәркем өчен дә намус эше. Бүген барысы да безгә кадәр яшәгән буыннарның күркәм традицияләрен дәвам итәргә тырышалар.

    Ульяновск өлкәсенең мөселман җәмәгатьчелеге төбәгебез үсешенә, Россиянең башка субъектлары белән дуслыкны hәм хезмәттәшлекне ныгытуга саллы өлеш кертә. 1 июньдә безнең регионда инде традициягә кергән ифтар узачак. Хәйриячелек нигезендә оештырылган авыз ачу мәҗлесе өч меңнән артык кешене берләштерәчәк. Ульяновск өлкәсе делегациясе шулай ук 13-14 июньдә Казанда үтәчәк зур чарада - татар дин әhелләренең унынчы форумында катнашачак.

    Кадерле дуслар! Сезгә зур бәхетләр, нык исәнлек, озын гомер hәм гаилә җылысы телим! Сезнең туганнарыгыз hәм якыннарыгыз hәрвакытта да сау-сәламәт hәм бәхетле булсыннар!

    С.И.Морозов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы.