Новоспасское районы - беренче урында

Новоспасское районы социаль-экономик үсеш дәрәҗәсе югары булган муниципаль берeмләкләр исемлеген әйдәп бара.

Губернатор Сергей Морозов аппарат киңәшмәсендә 2019 елның январь-мартында районнарның социаль-экономик үсеш рейтингына нәтиҗә ясады.

 Беренче бишлеккә, ягъни лидерлар исемлегенә Новоспасское, Чардаклы районнары, Ульяновск шәhәре hәм Кузоватово, Мәләкәс районнары керә. Соңгысы “авыл хуҗалыгы үсеше” юнәлешендә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән. Ә менә Ульяновск шәhәре, торакны файдалануга тапшыру күрсәткечләренең начараюы hәм үлүчеләр санының артуы аркасында, лидерлык позициясен югалткан.

    - Бу юлы Новоспасское районы беренче урынны алды hәм 13 төп күрсәткеч буенча беренче өчлеккә керде. Новоульяновск шәhәре, Павловка, Сенгилей, Иске Кулаткы hәм Базарлы Сызган районнары рейтингның иң соңгы баскычларында торалар. Якын киләчәктә әлеге муниципаль берәмлекләр үз территориялeрендә яңа эш урыннары булдыру, эшмәкәрлек субъектлары белән исәп-хисап ясау, ваклап сату әйләнешенең күләмен арттыру мәсьәләсен уңай хәл итәргә бурычлы,-  диде Ульяновск өлкәсенең стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Олег Асмус.

    Шәhәр округлары өчен рейтинг - 25 күрсәткеч буенча, авыл районнары өчен 28 күрсәткеч буенча төзелгән. Инвестицион эшчәнлек күрсәткечләре әлегә исәпкә алынмаган.