Куйбышев тимер юлы белән элемтәләр ныгый

Ульяновск өлкәсендә Куйбышев тимер юлы көне узды. Аның нәтиҗәләре буенча Губернатор Сергей Морозов hәм тимер юл башлыгы Рәшид Сайбаталов үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр.

    - Безнең өлкә белән моңа кадәр дә нәтиҗәле хезмeттәшлек иткән өчен Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Бүген Ульяновскидан бернинди күчеп утыруларсыз Россиянең 14 шәhәренә барып җитәргә мөмкин. Шәhәр янында пассажирлар ташуны оештыру мәсьәләсе безнең хезмәттәшлектә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Быел өлкә территориясе буенча 11 шәhәр яны поезды йөри. Без киләчәктә дә пассажирлар ташуның шушы төрен саклап калырга hәм камилләштерергә ниятлибез. 2018 елда без “Ульяновск-Мәскәү” поезды өчен 24 заманча плацкартлы вагон алдык.

    Йөреп торучы составны яңарту, төбәк территориясендә урнашкан пассажир платформаларын, вокзалларны модернизацияләү hәм ремонтлау, шәhәр янында ташуларны саклап калу хисабына без халыкка уңай шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез. Шулай ук тимер юл транспортында куркынычсызлык hәм иминлекне арттыру мәсьәләсе дә көн тәртибендә. Бу проблеманы җир асты юллары hәм тоннельләр салу, переездларны видеокүзәтү hәм сигнализация системалары белән тәэмин итү, профилактик чаралар үткәрү хисабына хәл итәргә җыенабыз,- дип белдерде Сергей Морозов.