"Ак калфак"тан - ифтар мәҗлесе

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе карамагында уңышлы гына эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы шәһәребезнең нәкъ үзәгендә урнашкан ресторанда ифтар үткәрде.

Авыз ачу мәҗлесенә оешманың район бүлекчәләре җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф, матбугат хезмәткәрләре, дин дәресләрен алып баручы мөгаллимәләр, зыялы ханымнар - барлыгы иллегә якын мөслимә чакырулы иде.

Дини чараны "Ак калфак" оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина ачып җибәрде.

"Ифтар мәҗлесен зурлап үткәрү күптәнге хыялыбыз иде. Аллаһыга шөкер, бүген теләгебезгә ирештек, барыбыз да милли аш-сулардан сыгылып торган табын артына җыелдык. Арабызда яшьләрнең дә булуы аеруча сөендерә. Без - хатын-кызлар, телебезне, мәдәниятебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга бурычлы. Милләт язмышы безнең кулларда булуын онытмыйк",- диде ул.

Күркәм мәҗлесне өлкә мөселман хатын-кызлар союзы җитәкчесе, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының беренче рәисе Асия хаҗия Мөлекова алып барды. Ул изге айда әҗер-саваплар эшләү мөмкинлекләре турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

"Рамазан ае - игелекле эш-гамәлләр кылу ае ул. Шуңа күрә бу айда күбрәк сабырлык, юмартлык күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга тырышыйк",- диде Асия хаҗия.

Ул күпчелек мөслимәләрне кызыксындырган мәсьәләгә - фитра, фидия сәдакаларын бирү һәм хәләл малдан зәкят түләү тәртибенә дә ачыклык кертте.

Аннары мөгаллимәләр Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар. Кояш баегач, дин кардәшләребез хөрмә җимешләре һәм су белән авыз ачтылар. Хәләл ризыклар белән тукланганнан соң, гүзәл затлар һәркемне уйландырырлык бәет һәм мөнәҗәтләр яңгыраттылар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин күркәм мәҗлесне үткәрү ниятендә зур тырышлык куйган өчен "Ак калфак" оешмасы активистларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

"Төбәгебезнең зыялы, укымышлы ханымнарын чакырып шундый мәҗлесләр уздыруны киләчәктә традициягә кертергә кирәк",- диде мохтарият җитәкчесе.

Рузия ХӘЛИМОВА.