Барыбызны да диспансеризация көтә

Россиядә мәҗбүри медицина иминияте (обязательное медицинское страхование) кагыйдәләре үзгәрде. 

Документ нигезендә, Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникаларда профилактика юнәлешен көчәйтәчәк. Әйтик, якындагы ике ел дәвамында илдә яшәүче барлык кешеләргә диспансеризация һәм профилактик тикшерү үткәрү күздә тотыла. Шуннан соң һәр кеше өчен сәламәтлек төркеме билгеләнәчәк. 

Әгәр тикшерү вакытында табиблар пациентта хроник авыру тапса һәм табибларның даими контроленә ихтыяҗ туса, кешене диспансер күзәтүенә куячаклар. Мондый пациентлар ел дәвамында даими тикшеренүләр узарга тиеш булачак. Шушы вакытта, медицина учреждениесе хезмәткәрләре яки иминият компаниясе вәкилләре телефоннан шалтыратып, кешегә табибка күренергә кирәклеге турында искәртеп торачак. 

Яңа кагыйдәләр нигезендә, иминият компанияләре гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре белән эшләргә, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатына карата шик туган очракта, пациент алган дәвага экспертизага билгеләргә тиеш.