15 июнь - "Изге Болгар җыены"

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте күркәм традиция буенча быел да бик тә уңайлы автобусларда Татарстан Республикасының Спас районында урнашкан чал тарихлы Шәhри Болгарга сәяхәт оештыра. 15 июнь көнне анда Россиянең төрле регионнарыннан, ерак hәм якын чит илләрдән меңләгән мөселман кардәшебез җыелачак.

Сәяхәтнең программасында:

    * 10.30 (җирле вакыт) – Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сәхабәләре Зөбәер бин Җәhдә (р.а.) hәм 36 табигыйны каберләре янәшәсендә, Кече манара янында Россия мөселманнарының Yзәк диния нәзарәте Баш мөфтие Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә тәүбә кылу (покаяние);

    * 13.00 (җирле вакыт) - Тарихи мәчет территориясендә, Олы манара янында җәмәгать белән өйлә намазын уку;

    * Елга порты бинасында урнашкан «Идел буе төбәгендә Ислам динен кабул итү» музее, тарихи hәм истәлекле урыннар буенча мавыктыргыч экскурсия, Ак мәчеттә hәм Коръән музеенда булу;

    * Шәрык базарында булу; төшке аш.

    Автобуслар 15 июнь иртәсендә Ульяновск шәhәре мәчетләре һәм Заволжье район администрациясе яныннан кузгалып китәчәкләр.

Сәфәргә чыгучыларны экскурсовод имамнар озата барачак.

Борынгы Болгар шәhәре ЮНЕСКО халыкара оешмасының Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8422) 31-04-84, 8 (9272) 70-11-92.