Кадер төне догасы

25 майда Рамазан аеның иң бәрәкәтле соңгы 10 төнлегенә кердек. Бу 10 төнлектә ел дәвамындагы иң хәерле, иң бәрәкәтле төн - КАДЕР ТӨНЕ яшеренгән. 1000 айдан да хәерлерәк булган шушы төндә Аллаһ иман ияләренең гөнаһларын кичерә, догаларын кабул итә, күп саваплар бирә.

Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын) пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) сорады: "Кадер төненә ирешсәк, нинди дога кылырга?" Пәйгамбәребез, җавап итеп, түбәндәге доганы өйрәтте: «Әллаһүммә иннәкә гафуүн тухиббуль гафүә фагфу ганний) «Йә Аллаһ, һичшиксез, Син - гафу итүче. Гафу итәргә яратасың. Мине гафу ит!»

Гаеткә кадәр һәр төндә шушы доганы кылыйк! Изге айда Аллаһ гафу итә торган Аның сөекле колларыннан булыйк!