Эльмира Замалетдинованың фотокүргәзмәсе ачылды

Ульяновск шәһәренең "Архитектор Ф.А.Ливчак йорт-ательесы" музеенда танылган фотограф Эльмира Замалетдинованың "Сембер-Ульяновскиның театр тормышы" дип исемләнгән шәхси фотокүргәзмәсе ачылды. Бай эчтәлекле экспозиция Театр елына багышлана.

Эльмира Замалетдинова - шәһәребезнең күренекле фотографы һәм рәссам-дизайнеры. Ул фоторәсемгә төшерү белән студент елларыннан бирле җитди рәвештә шөгыльләнә. Фотокүргәзмәдә урын алган иҗат җимешләрендә ул Гончаров исемендәге өлкә драма театры тормышын чагылдыра. Алар арасында милләттәшебез - Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, актриса Фәридә Каримованын фотопортреты да булуы аеруча сөендерә.