Yрән авылында "Үлемсез полк" акциясе

Чардаклы районы Үрән авылы халкы да 9 май көнне "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Авыл халкы һәм шәһәрдән кайткан якташларыбыз, кунаклар сугыш кырларында һәлак булган һәм исән кайтып үлүче туганнарының фоторәсемнәрен күтәреп Күл урамыннан обелискка кадәр бардылар. Акциядә катнашучылар арасында мәктәп укучылары һәм яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде.

9 майга багышланган тантанада катнашучыларны район хакимияте вәкиле Александр Денисов сәламләде. Ул тыл хезмәтчәннәренә, солдат тол хатыннарына һәм сугыш чоры балаларына бүләкләр дә тапшырды.

Наилә ЗӘБИХУЛЛОВА,

Чардаклы районы Үрән авылы мәдәният йорты директоры.