«Зөләйха күзләрен ача» экранга чыга

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы зәңгәр экраннарга кайчан чыгачак?

Мини-сериал һәркайсы 52 минут тәшкил иткән 8 сериядән торачак. Аның "Россия-1" телеканалында зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә төгәл билгеле түгел.

Интернетта Казан язучысы Гүзәл Яхина романы буенча төшерелә торган «Зөләйха күзләрен ача» сериалының тизеры пәйда булды. Видеороликны язучы Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Тизерның башында Зөләйха (аны Чулпан Хамматова башкара), үз исеме белән дәшкәч, күзләрен ачып җибәрә. Роликка сериалдагы берничә эпизод (Себергә китү, Зөләйханың кеше аягы басмаган тайгада бала табуы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә кискен үзгәрешләр) кергән.

Сериалның бер өлешен Татарстанда, аерым алганда, Казанда төшерделәр. Чор рухын яңадан торгызу өчен Казан Кремлендәге барлык вывескалар һәм иллюминацияне алдылар, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.