19 май - пионерлар көне

Советлар заманында туып yскән буын кешеләре 19 майда пионерлар көнен бәйрәм итәләр. Мәктәптә укыган вакытта болынга чыгып учак яккан, Туган ил, партия, матур, бәхетле киләчәк турында җырлар яңгыраткан мизгеләрне купләр яхшы хәтерлидер әле.

Мәктәп укучыларын пионерлар сафларына кабул иту традициясе буген дә яши әле. Менә быел да Ульяновск өлкәсенең бик куп мәгариф учакларында яхшы укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы малайлар hәм кызларны пионерлар сафларына кабул иттеләр.

Бәйрәм белән, кадерле пионерлар!