Эдуард Ганеевны изге эшләре оныттырмый

Милләтебезнең күренекле шәхесе, билгеле дәүләт эшлеклесе Эдуард Әнвәр улы Ганеевның вафат булуына да өч ай вакыт узды. Милли хәрәкәт өчен аның вафат булуы зур югалту булды.

Без әле нинди зур шәхесне югалтуыбызны бәяләп тә бетерә алмыйбыз. Шулай да аның изге эшләре Эдуард Әнвәр улының исемен оныттырмый.

Без Эдуард Ганеев белән 20 елдан бирле таныш идек. Ул “Татар Штабы” каршында эшләп килгән “Офицерлар Җыелышы” чараларында көтеп алынган кунак булды.

Үзенең гадәтенчә, Эдуар Әнвәр улы кунак кына булып утыра белми иде, шундук берәр эшкә тотына иде. Шуңа күрә “Офицерлар Җыелышы” чараларын оештыруда да актив катнаша иде. Без аңа, ул безгә һәрвакыт ярдәм итешеп яшәдек. Безнең ярдәмләшү соңгы вакытларга кадәр дәвам итте. Әле дә Эдуард Әнвәровичның Мәскәү Сабантуенда Иске Кулатка районы чатырын корып, башкала татарларын кунак итүен сокланып искә алабыз. Андый милли очрашуларны аның кебек ихлас оештыручылар сирәк иде.

Аннан соң Эдуард Ганеев Иске Кулатка районында милли һәм дини тормышны җанландыруда, милли мәгарифне күтәрүдә, татар йола-бәйрәмнәрен яңартуда зур эш башкарды. “Түгәрәк уен” фестивальләре, авыл сабантуйларын оештыруда башлап йөрүчеләрдән булып истә калыр Эдуард Әнвәр улы. Шулай ук туган районының күренекле шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә дә зур өлеш кертте. Шул төбәктән чыккан зыялы шәхесләргә, галимнәргә дә игътибарлы булды.

Мисал өчен, мәктәптә укытучысы булган галим Илдус Әмирханның “Татар милли мәгариф системасы” дигән соңгы китабын күпләр бастырып таратты. Озак та узмады Илдус Госман улы вафат булды. Эдуард Ганеев укытучысының китабын исән чагында дөньяга чыгарып калуына шатланып туя алмады.

Бәхеткә, Эдуард Ганеевтан аның башкарган бик күп эшләре калды. Ул – хәйриячелек, милли проектларга ярдәм кулы сузу эшләрендә безнең укытучыбыз булды. Чыннан да, аның кебек милләткә ярдәм итүчеләр сирәк була. Без аннан хәйриячелек эшләренә өйрәндек дисәм, ялган булмас.

Эдуард Әнвәр улы Ганеев – исән чагында һәр яктан танылуы, ихтирам казануы белән бәхетле шәхес. Аны Татарстан хөкүмәте дә, Татар Конгрессы да һәм иң мөһиме халкыбыз таныды, яратты, ихтирам итте. Урының оҗмахта булсын, дустыбыз! Эдуард Ганеевның кылган эшләре аны беркайчан да оныттырмас. Изге Рамазан аенда Эдуард Әнвәр улы Ганеевны дога белән искә алыйк!

Ихтирам белән,
“Мәскәү Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев