Муса Җәлил истәлегенә шахмат турниры

Татар мәдәният үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, “Моабит дәфтәрләре”нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды. Тугызынчы тапкыр үткәрелгән әлеге турнирга быел милләтара бәйге статусы бирелгән иде hәм ул төрле милләт вәкилләрен бер өстәл артына җыйды.

    Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Мәдәният үзәге hәм “Ак тулпар” шахмат клубы тырышлыгы белән уздырылган турнирда кырыктан артык кеше катнашты. Шахмат уенында үзләрен сынап карарга теләүчеләр өлкәбезнең Яңа Малыклы, Кузоватово, Ульяновск, Чынлы, Чардаклы, Тереньга, Майна районнарыннан hәм Ульяновск шәhәреннән килгән иде.

    - Быел турнирны без Ульяновск өлкәсенең физик культура hәм спорт министрлыгы, төбәкнең шахмат федерациясе белән берлектә, аларның финанс ярдәмендә оештырдык. Федерациянең вице-президенты Александр Кашицынга зур рәхмәт, ул бәйгене үткәрү максатында күп көч куйды hәм төп хөкемдар да булды әле. Турнирда мәктәп укучыларының, яшьләрнең елдан-ел күбрәк катнашуы аеруча сөендерә,- диде “Ак тулпар” шахмат клубы җитәкчесе hәм бәйгенең төп спонсоры Камил Мусин.

    Ә шахматчылар арасында таныш йөзләр дә, уйнау осталыкларын әле беренче тапкыр гына күрсәтергә теләүчеләр дә бар иде. Цильна эшчеләр бистәсендә яшәүче шахматчы Сафиннар гаиләсеннән быел уллары Данис кына бәйгедә катнашты. Чардаклы районы Мирный бистәсеннән Фәнил Вәлиәхмәтов бер генә турнирны да калдырганы юк. “Өмет” газетасыннан белдерүне укыгач ук җыена башлыйм, ди ул. Ульяновск шәhәрендә гомер итүче Роберт Насыйровның әлегә спорт чарасына беренче тапкыр гына килүе икән. Турнирны оста итеп, югары дәрәҗәдә оештырганнар, киләчәктә дә катнашырга исәп бар, диде Роберт Галимҗан улы. Ә Ундоры урта мәктәбе укучылары бәйгедә барлык кагыйдәләрнең дә төгәл үтәлүенә соклануларын белдерделәр. Турнирны оештыручы Камил Мусинның унбер яшьлек оныгы Дамир белән автономиянең президиум әгъзасы Рафаил Яфаровның җиде яшьлек оныгы Әмин дә шахмат уйнап күрсәттеләр. Дәү әтиләренә лаеклы алмаш үсә, ләбаса.

    Дүрт сәгатькә сузылган җиде турлык уенның нәтиҗәләре дә билгеле. Яңа Малыклы районыннан Александр Киндеев җиңүче итеп танылды. Чынлы районы шахматчысы Данис Сафин, аңардан бераз гына калышып, икенче урынга лаек булды. Ә Тереньга районыннан шахмат ветераны Владимир Ногербековка өченче урын бирелде. Иң өлкән катнашучы Александр Корнеев белән җиде яшьлек шахматчы Марк Новиков та истәлекле бүләкләр алдылар. Мәктәп укучылары арасында Олег Шевцов беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Турнирны оештыручылар - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, шахмат федерациясе вице-президенты Александр Кашицын hәм “Ак тулпар” шахмат клубы җитәкчесе Камил Мусин аларга тантаналы рәвештә истәлекле кубоклар, дипломнар hәм акчалата призлар тапшырдылар.

    - Киләсе елда патриот-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган шахмат турнирын унынчы тапкыр уздырачакбыз. Февраль аенда - әдипнең туган көнендә барыгызны да бәйгедә көтеп калабыз,- диде К.Мусин.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.