Галим Рөстәм Ямбаев истәлегенә турнир

Вакыт ул агымсу шикелле.  Вакытны булмый туктатып. Галим Рөстәм  Рагиб улы Ямбаевның  вафатына  дүрт ел  вакыт  үтеп  тә киткән  икән. Әйтерсең,  кичә  генә  Николаевка  район үзәгенең  технологик  техникумында  беренче  тапкыр  галимгә  шахмат  турниры  оештырылды. Ә, менә 31нче январьда дүртенче сезоны булып үтте.

Бу турнирны  һәрдаим  үткәреп килүче  Хәмзә белән Абдулла Ямбаевларга  һәм  Яхъя Усман улы Юнушевка  олы рәхмәтләремне  белдерәм. Чөнки  чын күңелдән  башланган  эш  дәвам  итә.
Быел  да  турнир  тантаналы  рәвештә  галимнең  кардәшләре, гаиләсе, якын дуслары, район  түрәләре һәм Ульяновск шәһәренең  мәгариф  департаменты  директоры  урынбасары Т.А.Хайрутдинов катнашында  үтте. Турнирда Павловка, Иске Кулаткы, Кузаватово, Николаевка, Ульяновск, Димитровград техникумы  студентлары   катнашында  үтте. Шулай ук  Баевка, Тат. Сайман, Прасковьино, Барановка, Давыдовка, Канадей, Николаевка, Яңа Томышово, Новоспасское  мәктәп  укучылары да катнашты. Турнир ике категориягә бүленгән  иде.  Уенда  техникумнар командалары арасында  беренче  урынны  Димитровград  колледжы  командасы алды. Икенче урын  Николаевка  техникумы  командасы,  эченче урынга  Кузоватово  техникумы командасы  лаек булды. Шәхси зачетта беренче  урынны яулады Ильдар  Рафиков, Иске Кулаткы  техникумы студенты, икенче урынны Николаевка техникумы студенты Дмитрий Наумов яулады, Станислав Голубев Димитровград  техникумы студенты өченче урынга лаек булды.

Шулай да,  турнирны  оештыручыларга  минем  бер  тәкъдимем  бар. Әгәр  без шушы  турнирны язга  табарак,  апрель, май  айларынарак  күчерсәк, уңайрак  булмасмы  икән? Чөнки  ерак төбәкләрдән   кышкы  көндә  автобусларга  утыртып  балаларны  зур юлга чыгарып  җибәрүе  шикле. Шуңа  күрә   Ульяновск  өлкәсе генә  турнирда  катнаша дип уйлыйм. Ә бит турнир  федераль  күләмдә  үтәргә тиеш. Кулда каләм буларак, мин бу “Истәлеккә” үземнең тагын бер тәкъдимемне  кертер идем. Әмма вакыт  үзенең агышында  төрле  коррективларын  кертергә  мөмкин. Шуңа күрә  галим  истәлегенә аның турында  язган мәкаләне, щигырьләрне, фотоларны, аның фәнни хезмәтләрен  кертеп бер  саллы  гына  “Чын кеше турында  повесть” яки “Повесть  о настоящем человеке” дигән  китап  бастырып чыгарсак,  ул зур истәлек  булып  калыр  иде  мәрхүмгә.  Ул бит  чын галим.  Аның  кырык  өч  фәнни хезмәте саклана.  Ул - ”Отличник профессионально-технического  образования  Российской Федерации”, “За заслуги перед Отечеством”  второй степени" ордены медале,  "Почетный работник СПО РФ”, “Почетный строитель РФ”, шулай ук “Заслуженный работник образования  Ульяновской области” мактаулы исемнэр иясе.

М.Саюков.