Сәламәтлек саклауның сыйфаты яхшыра

Губернатор Сергей Морозов Ульяновск шәhәренең Тимерьюл районында урнашкан балалар поликлиникасында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

    - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Ульяновскиның Тимерьюл районындагы балалар поликлиникасы яңа стандартларга тәңгәл киләчәк. Биредә ремонт эшләре 2020 елның көзендә төгәлләнер дип көтелә. Узган елда илкүләм проекты өлкәнең авыл районнарында җиде балалар консультациясен тәртипкә китерергә ярдәм итте. Безнең поликлиникаларда балалар hәм аларның әти-әниләре өчен бик тә уңайлы, җайлы булырга тиеш. Россия Президенты сәламәтлек саклауның беренчел звеносын җитди рәвешә модернизацияләү, ягъни яңарту бурычы куйды,- дип белдерде регион җитәкчесе.

    Ульяновскиның балалар клиник хастаханәсе баш врачы Анна Минаева әйтүенчә, поликлиникада ремонт эшләре беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделе проекты нигезендә башкарылган.

    - Сәламәтлек саклау - ульяновскилыларны аеруча борчыган мөhим сфераларның берсе. Медицина хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсе пациентларны канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Ремонтны югары сыйфатлы итеп ясаганнар, шуңа күрә монда балалар шатланып киләчәкләр. Хәзер хастаханә җитәкчелеге алдында чиратларны бетерү hәм медицина белгечләре җәлеп итү бурычы тора,- ди Ульяновск шәhәр Думасы депутаты Рамил Абитов.