«Демография» илкүләм проекты атнасы

Ульяновск өлкәсендә «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган тематик атнага старт бирелде.

    Өлкәнең гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова белдерүенчә, hәр муниципаль берәмлектә атна буе тематик мәйданчыклар эшләячәк.

    - Тематик чараларда 18 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Мәсәлән, Чардаклы районында «Сәламәт яшәү рәвеше hәм сәламәт, бәхетле гаилә өчен» традицион өлкә агитпоезды эшләячәк. Пенсия яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән очрашу каралган. Ә ял көннәрендә роддомнарга барып, 23 февральдә бала табучы гүзәл затларны котларга hәм бүләкләр тапшырырга җыенабыз,- дип белдерде Ольга Касимова.

    Агымдагы елның 1 январенда безнең регионда «Яңа туган балага бүләк» («Подарок для новорожденного») дип аталган проект старт алды. Бүләк наборына сабыйга аеруча кирәкле булган әйберләр hәм социаль хезмәтләр белгечләренең контакт мәгълүматлары керә. Әлеге бүләкне медицина учреждениесеннән, ягъни бала тудыру йортыннан чыкканда яки соңрак социаль яклау бүлекчәсеннән барып алырга мөмкин.

    2019 елдан «Демография» илкүләм проекты нигезендә безнең төбәктә пенсия яшенә якынлашкан гражданнарга профессиональ белем бирү программасы эшләп килә. 2020 елда әлеге проектның аудиториясе сизелерлек дәрәҗәдә киңәячәк. Анда 50 яшькә җиткән hәм аннан өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Быел шулай ук балалары булган хатын-кызларга hөнәри белем бирү проекты эшли башлый.