Ветераннарны шатландыралар

Өлкәбез шәhәрләре hәм авылларында хакимият органнары вәкилләре бу көннәрдә ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» дип исемләнгән медальләрне тапшыралар.

    Чардаклы район администрациясе, районның ветераннар советы hәм халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчеләре дә сугыш каhарманнарының өйләрендә булып, юбилей медальләрен тапшырдылар. Истәлекле медальгә ия булучылар арасында милләттәшебез Абдулла Сәйрулла улы Калимуллин да бар. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, алар Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 75 мең сум акча да алачаклар.