Зифа Кадырова - Ульяновскида

Ульяновск шәhәрендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туып үскән, хәзер Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче танылган язучы, алты китап, шул исәптән “Көтеп узган гомер” повестенең авторы Зифа Кадырова белән очрашу кичәләре узды.

    Әдәбият сөючеләр Засвияжье районында үтәчәк очрашуга ике сәгать алдан җыела башладылар. “Строитель” мәдәният йортына шәhәребезнең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта тирә-як авыллардан hәм бистәләрдән дә халык агылды. Ара ерак дип тормадык, яраткан язучыбызны үз күзләребез белән күрү, якыннан аралашу өчен ашкынып килдек, диләр Ишеевка район үзәгендә яшәүче Илhам абый белән Миләүшә апа Сагдеевлар.

    Очрашуда катнашучыларның күбесе күңелләренә хуш килгән берничә китапны юнәтеп, Зифа ханымнан автограф, ягъни култамга алырга ашыктылар. Популяр язучының алты китабына ия булучылар да шактый иде.

    Зифа Кадырова hәм аның китаплары янында халыкның мәш килүен күреп күңелләр күтәрелде. Хәзерге заман кешесе кулына телефон, смартфон алды да, газета-журналларны hәм китапны бөтенләй онытты, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Юк, бу сүзләр дөреслеккә туры килми, чынбарлык, тормыш үзе, аның төбе күрсәтелгән татарча китапларны, мисал өчен, Зифа Кадырова әсәрләрен халык чират торып ала hәм яратып, елап-елап, күз яшьләрен сөртә-сөртә, бер-берсе белән алмашып укый икән.

    Зифа ханым залны шыгрым тутырып килгән халык белән ярты сәгать дәвамында аралашырга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә hәм үзенең тормыш юлы белән таныштырып үтәргә дә өлгерде.

    Аннары каләм иясе Яңа шәhәрнең “1 нче мәхәллә” мәчетенә юл тотты. Мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов тырышлыгы белән оештырылган әлеге очрашуда татар автономиясе hәм “Ак калфак” активистлары, “Өмет” газетасын укучылар - барлыгы кырыктан артык кеше катнашты. Шуңа да зарыгып көтеп алынган очрашу фикер алышу форматында үтте. Зифа ханым китапларының эчтәлегенә hәм төп геройларына да тукталды.

    Билгеле инде, китап укучыларны “Көтеп узган гомер” әсәре аеруча кызыксындыра иде, чөнки алар “Өмет” газетасы аркылы аның геройлары белән якыннан таныш.

    - Миңа онкология хастаханәсендә ятарга туры килде, палатада әллә кемнәрне күрдем... Шундагы хәлләрне “Көтеп узган гомер” повестенә кертеп, башта аның икенче өлеше язылды. Бу әсәр аша укучыларга шуны әйтәсем килде: хатасыз, ягъни гөнаhсыз кеше булмый, фани дөньяда вакытта бер-береңне кичерә белергә, барлык эшләрне дә башкарып калдырырга өлгерергә кирәк.

    “Язмыш сынавы” китабын яшь кызларга, туташларга тәкъдим итәр идем. Монда тормышка яңа гына аяк басканда нинди хаталардан аеруча сак булу кирәклеген күрсәтергә тырыштым.

    Ә “Сагынырсың, мин булмам” киленнәрнең җәберләнүе турында. Каенаналар, сез тәҗрибәле, акыллы ханымнар, үзегез дә килен булган кешеләр бит, яшьләргә тимәгез, сабыр итегез!

    “Бәхеткә юл кайда” әcәре соңгы арада популярлашып китте. Күптән түгел Буа дәүләт театры аны сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим итте. Тамашачы аны бик тә уңай бәяләде. Апрель аенда әлеге спектакльне семберлеләргә дә күрсәтергә җыеналар. Бу китапта ата-ана белән бала мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Кызганычка каршы, бүген әти-әниләр балаларының солтаны түгел, ә олтанына әверелде,- диде популяр язучы.

    Зифа ханым шундый җылы очрашулар оештырган өчен “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимовка, татар автономиясенең Засвияжье район бүлекчәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов белән “1 нче мәхәллә” җитәкчесе Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

    “Өмет” газетасы хезмәткәрләре Зифа Кадырованы Сабантуй бәйрәменә чакырдылар. Димәк, өлкә Сабан туеның “Әдәби мәйданчыгы”нда кабат очрашканга кадәр!

      Рузия ХӘЛИМОВА.