Казанга истәлекле сәяхәт

15 нче февраль көнне Ульяновск шәһәре һәм өлкәбезнең төрле район (Николаевка, Чардаклы, Карсун, Чынлы, Барыш, Иске Кулаткы, Павловка) мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ана телен төрле түгәрәкләрдә, сыйныфтан тыш дәресләрдә һәм предмет буларак өйрәтүче 20дән артык ана теле укытучылары һәм тәрбиячеләре Ульяновск өлкәсенең Мәгарифне үстерү институты баш белгече Абутдинова Әлфия Сәмиулла кызы җитәкчелегендә мәркәзебез Казан шәһәрендә булып кайттылар.

Бу сәяхәт бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә туры китереп оештырылуы белән дә бик үзенчәлекле, нәтиҗәле һәм һәркемнең күңелендә калырлык бер көн булды. 3 сәгатьлек юлда бер –беребез белән танышып, аралашып Казанга, Муса Җәлил һәйкәле янына килеп җитүебезне сизми дә калганбыз. Арабызда Казан шәһәрендә әле бер тапкыр да булмаучы укытучылар да булган икән. Муса Җәлил һәйкәле янында шагыйрьне искә алу һәм һәйкәлгә чәчәкләр куярга бик күп язучылар, шагыйрьләр, югары уку йортларында белем алучы студентлар, мәктәп укучылары, күренекле җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Кыскасы, Муса Җәлил һәйкәле янында халык гөрләп тора иде. Безгә күренекле шагыйрьләр Ренат Харис, Разил Вәлиев, Рәмис Аймәт, язучы Рафис Корбан һәм башкалар белән очрашырга, аралашырга һәм бергәләп фотога төшергә дә насыйп булды .Укытучылар Рафис Корбанның әле генә табадан төшкән, татар һәм рус телләрендә чыккан «Ватан», »Родина» китапларын авторның автографы белән сатып алдылар. «Ватан« дип исемләнгән бу роман моңа кадәр язылган әдәби әсәрләрдән һәм эзләнүләрдән аермалы буларак, Җәлил, Җәлилчеләр һәм «Идел – Урал» легионы тарихы бүгенге күзлектән чыгып, бөтенләй яңача яссылыкта бәян ителүе белән бик үзенчәлекле. Әлеге китап Муса Җәлилнең алда дөнья күргән җыентыкларыннан аерыла. Беренчедән, ул –татар һәм рус телләрендә. Икенчедән, шагыйрьнең сугышка кадәрге иҗаты һәм фронт лирикасы сайлап бирелә, ә «Моабит дәфтәрләре» тулысынча тәкъдим ителә.

Муса Җәлил һәйкәле янында үткәрелгән тантаналы җыелыштан соң халык белән бергә без Татарстан Республикасының Милли музеена юнәлдек. Музейның 2 нче катында Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре буенча күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдән соң «Моабит дәфтәрләре көне» дигән исем астында презентация, әдәби –музыкаль чара карадык. Башта «Моабит дәфтәрләре»нең язылу тарихы, Җәлилчеләр турында сөйләделәр. Шагыйрьләр, студент һәм укучылар Муса Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә иҗат иткән шигырьләрен яттан сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Безнең өчен иң әһәмиятлесе - Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә үз куллары белән язылган шигырьләренең төп нөсхәләрен күрергә насыйп булды.Милли музейда «Моабит дәфтәрләре» халыкка елга бер тапкыр, Муса Җәлил туган көнне генә күрсәтелә икән.

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышына кадәр инде ул танылган шагыйрь була. Сугыш чорында аның шигърияте тагын да киңрәк колач җәя, шигырьләрендәге каһарманлык рухы тулырак ачыла. «Моабит дәфтәрләре» исә Муса Җәлил иҗатының иң югары ноктасы.

Әйе, шагыйрь Муса Җәлилнең каһарманлыгы, батырлыгы турында бар дөнья белә! Чыннан да, милләткә бәя аның каһарманнарына, тиңсез батырлыклары белән ерак кыйтгаларны яңгыраткан тарихи шәхесләренә карап бирелә. Кол Шәриф, Батырша, Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил кебек каһарманнары бар икән, димәк, татар халкы – горурланырлык, ихтирамга лаек, батыр йөрәкле милләт!

Музейда алган тәэсирләр белән без Бөтендөнья татар конгрессы урнашкан бинага юл алдык. Монда Ульяновск шәһәреннән килгән делегацияне көтеп тора иделәр инде. Безне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рэисенең Беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкләр белән эшләү секторы белгече Әхәтова Әлфия Гафиятулла кызы каршы алды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әлбәттә, газиз туган телебезне, халкыбызның гореф –гадәтләрен, милли традицияләрне саклап калу өлкәсендә ана теле укытучылары ничек эшләүләре, нинди дәреслек, программалар белән эшләү кулайрак, укучылар ана теле дәресләренә теләп, яратып йөрсеннәр өчен нинди кызыксындыру чаралары, ягъни нинди укыту алымнары, методларын кулланып эшләүләре турында сүз барды. Өстәл артында утырган һәр укытучыга, тәрбиячегә сүз бирелде, һәркем үз фикерләре, эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашты. Бу өстәл артында булган ачыктан –ачык  сөйләшүләр һәркемнең дә күңелендә киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә дигән хисләр калдыргандыр дип уйлыйм.

Данис Фәнис улы үз чыгышында безнең Ульяновск шәһәрендә ана телен укытуның торышы яхшы куелуы, өлкә татар автономиясенең уку-укыту, дәреслекләр мәсьәләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тотуын, татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда, конкурсларда укучыларыбыз, укытучыларыбызның актив катнашулары һәм призлы урыннар алуларын билгеләп үтте. Ульяновск өлкәсе башка регионнар өчен үрнәк булып тора диде.

20 нче санлы балалар бакчасы мөдире Иркинә Ренат кызы Сәйфетдинованың эш тәжрибәсен башка регионнарга да тарату кирәклеген  ассызыклады.

Ульяновск өлкәсе укытучылары һәм тәрбиячеләре Конгресс хәзерләгән бүләкләрне бик шатланып кабул иттеләр һәм чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Казанга килеп тә бөек шагыйребез Г.Тукай музеен ничек күрмичә китәсең инде. Калган вакыттан файдаланып, Г.Тукай музеенда да булырга өлгердек. Музейда күптән түгел генә ремонт, яңарту эшләре тәмамланган икән. Бөтен җирдә матурлык. Безнең укытучы халкы китаплар яныннан тыныч кына үтеп китә аламы инде? Укытучыларга китап булсын инде. Алар дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен Г.Тукайның балалар өчен язылган китапларын, буклет, открыткалар сатып алдылар. Шуннан соң Тукай эзләре буйлап сәяхәт башланды. Шунысы кызык: килгән кунакларны башта Апуш исемле робот сәламләде. Аннан соң экскурсовод килгән кунакларны Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты, замандашлары белэн таныштыруны дәвам итте. 

Музейда сәяхәт тәмамлангач, Казан шәһәренең Бауман урамында урнашкан «Түбәтәй» дип аталган кафеда тәмле итеп чәй эчтек, ашадык, өйләргә алып кайтырга чәк–чәк, өчпочмаклар сатып алдык, Кичке Бауман урамының матурлыгына соклана–соклана кайтыр юлга кузгалдык. Алган тәэсирләрне язып бетерерлек түгел!  

Менә шундый тирән эчтәлекле, истәлекле сәяхәт оештырган өчен Әлфия Сәмиулла кызына барлык укытучылар, тәрбиячеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Укытучылар Әлфия Сәмиулла кызына һәр елны шушындый сәяхәтләрне оештыруны дәвам итәргә дигән теләк белдерделәр.

Хабибуллина Зөһрә Рифкать кызы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәгариф хезмәткәре.