Наил хәзрәтнең игелекле эшләре

2002 елның 30 сентябрендә Ульяновск район хакимияте карары нигезендә, элеккеге китапханә бинасы ислам мәдәни үзәге, ягъни мәдрәсә ачып җибәрү өчен Ишеевка бистәсе мәчете карамагына тапшырылды. Һәм ун ел узгач, 2013 елда биредә төзекләндерү эшләре башланды. Мәхәлләнең яңа гына сайланган имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гизятуллов бу эшкә җиң сызганып алынды.

    Наил хәзрәт, бинаның стеналары hәм идәннәре чери башлавын, түбәсе, тәрәзәләре hәм ишекләре яраксыз хәлдә булуын исәпкә алып, капиталь ремонт ясау карарына килде. Аңа бу изге эшне башлап җибәрергә Ульяновск шәhәрендә яшәүче якын дусты, классташы, күршесе Марат Харис улы ярдәм итте. Ул үзенең бригадасы белән бинаның эчке hәм тышкы ягын искиткеч оста итеп тышлап бирде. Марат кардәшебез хәзер мәрхүм инде. Наил хәзрәт дога кылган саен шушы игелекле гамәлләре өчен Аллаhы Тәгалә җәннәттә аңа бер бина насыйп итүен сорый.

    Хөрмәтле хәзрәтебез власть органнары, малтабарлар, мөселманнар белән яхшы, эшлекле мөнәсәбәттә булып, киңәшләшеп, уртак тел табып эшләп, кыска гына вакыт эчендә бинаны төзекләндереп тә куйды - яңа түбә hәм идәннәр, заманча тәрәзәләр hәм ишекләр hәркемдә соклану хисе тудыра. Мәдрәсәбезне сафка бастыру эшләренә үзләренең хәләл малларыннан өлеш чыгарган бизнесменнарга - Фидаил Абдулбари улы Аббазов белән Ринат Рәшит улы Ризвановка Аллаhы Раббыбызның рәхмәтләре яусын, ди хәзрәт. Шулай ук юмарт, ярдәмчел булулары белән башкаларга үрнәк күрсәтүче Хисамутдиновлар гаиләсенә дә чиксез рәхмәтле ул. Рамис Шиhап улы мәчеткә гел булышып тора, ә Сания хаҗия мәдрәсәдә укыта, hәр елны мөэмин-мөселманнарны изге җирләргә - Болгар белән Биләргә, Казан шәhәренә экскурсиягә алып бара. Мөкатдәс Халиулла улы Хабибуллин белән Әмирҗан Әхмәтҗан улы Абульханов та мәхәллә тормышында актив катнашалар, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузалар. Яшь буын вәкиле - өч бала атасы Айрат Шәрифҗанов та изге эшләрдән беркайчан да читтә калмый. Ә София Басырова кухняны кирәкле җиhазлар белән тулысынча тәэмин итте. Зәйнәп Фатхуллова да мәчет hәм мәдрәсәнең күпкырлы эшчәнлегенә hәрвакыт үз өлешен кертергә тырыша.

    Мәдрәсә бинасында дәресләр hәм төрле очрашулар, дини бәйрәмнәр hәм мәҗлесләр үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәзер биредә милләттәшләребез мәрхүмнәрне искә алу hәм никах укыту мәҗлесләрен теләп уздыралар. Шунысы аеруча куанычлы: изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләренә көн саен бик күп кеше йөри. Корбан, мәүлид ашлары үткәрүчеләр саны да арта бара. Әлбәттә, әлеге мөhим эшләргә Наил хәзрәт шәхсән үзе җитәкчелек итә. Ул мөгаллимә Миңзадә ханым Валитова белән берлектә мәдрәcәдә укыту эшләрен дә башлап җибәрде hәм уңышлы гына алып бара.

    Наил хәзрәтнең исеме гарәпчәдән тәрҗемәдә - бүләк, бүләккә лаек, уңышка ирешүче, файда китерүче, ә фамилиясе гыйззәтле дигән мәгънәгe ия. Динисламны җәелдерү юнәлешендә зур тырышлык куеп хезмәт итүе өчен 2014 елда ул Көнбатыш мөхтәсибәте (анда Ульяновск, Чынлы, Карсун, Вешкайма, Инза, Сенгилей, Майна районнары мәчетләре керә) имам-мөхтәсибе итеп билгеләнде. Ә 2015 елның декабрендә аңа диния нәзарәте рәисе урынбасары вазыйфалары йөкләнде. Хәзер Ишеевка, Ундоры, Бирючевка, Елшанка, Бирючевка бистәләренең мәчетләре нәкъ менә аның җитәкчелегендә эшләп килә.

    Хөрмәтле хәзрәтебез районның татарлар күпләп яшәгән авылларында намаз уку бүлмәләре ачу максатында да бик күп көч куйды. Иршат хәзрәт Валеев белән Наил хәзрәткә Ундоры бистәсе мәчетенең беренчә нигез ташын куярга насыйп итте. Ә Бирючевкада танылган эшмәкәр Рәфис Сәетгали улы Айнетдинов намаз уку, дини дәресләр үткәрү өчен бүлмә бирде. Аның киләчәктә бистәдә мәчет салдыру нияте дә бар. Ишеевка мәчете абыстае Тәзкирә апа Шайхаттарова анда укулар оештырып җибәрде. Горурлыгыбыз чиксез: Рәфис Сәетгали улы Айнетдинов, Тәзкирe Әcәдулла кызы Шайхаттарова hәм Әмирҗан Әхмәтҗан улы Абульханов региональ диния нәзарәтенең «Ульяновск өлкәсе мөcелманнары каршындагы казанышлары өчен» дип аталган медальләр белән бүләкләнделәр.

    Өлкә районнары арасында беренчеләрдән булып безнең үзәк район больницасында намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу бүлмәне элеккеге баш врач Максим Александрович Мидленко ярдәме белән булдырдык, аңа әйтеп бетергесез рәхмәтлемен, ди Наил хәзрәт. Мөселманнар хастаханәдә дәваланалар да, намазларын да укыйлар. Бу эшне әйдәп баручы Әмир Аделҗан улы Хусаинов авыруларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә, эчтәлекле вәгазьләр сөйли.

    Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин белдерүенчә, безнең Ишеевка мәхәлләсе соңгы елларда барлык күрсәткечләр буенча да өлкә күләмендә беренче урынны били. Мәчеткә йөрүчеләр санының артуы, җомгага килүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы, әлбәттә, шатландыра.

    Наил хәзрәтнең вәгазьләрен мөселманнар яратып тыңлыйлар, чөнки ул аңлаешлы, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйли. Ул бергә hәм бердәм булырга, үзара hәрвакыт дус-тату, бер-береңне хөрмәт итеп, туганлык мөнәсәбәтләрен саклап яшәргә, мәчет hәм мәдрәсәләргә йөрергә өнди. Җомга хотбәләрендә  Коръән аятьләренең hәм Пәйгамбәребез (c.а.в.с.) хәдисләренең мәгънәләренә төшендерә. «Аллаhы Тәгалe «Та-ха» сүрәсендә болай дип әйтә: «Ул сәгать (Кыямeт көне), hичшиксез, киләчәк. Ләкин Мин (аның кайчан киләсен) белгертмим. Һәркем ни кылса, шуныңча әҗерен, җәзасын алыр»,- ди хәзрәт. «Ә хәдисләрнең берсендә, Аллаhы юлында (динне таратыр өчен) акчасын борчыган кешегә җиде йөз тапкыр арттырылып савап бирелер, диелгән»,- дип өсти имамыбыз.

    Наил хәзрәт аена бер мәртәбә районның барлык имамнары, мөгаллимнәре hәм абыстайлары катнашында җыелыш үткәрә,  авыл мәчетләренә үзе дә еш кына юл тота. Имамнарның hәркайсы башкарган эшләре турында сөйли, үтенечләрен җиткерә. Ә хәзрәт аларны әдәп-әхлак темалары белән вәгазьли. Чөнки нәкъ менә шушы сыйфатлар мөселманны Аллаhка якынайта hәм Аның ризалыгына ирештерә, ди ул.

    Күренекле дин әhелләре Ишеевка мәхәлләсенә hәрдаим килеп йөриләр. Наил хәзрәт беренчеләрдән булып Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны кунакка чакырган иде. Аның  кыйммәтле, тирән мәгънәле чыгышы халыкка бик ошады. Шулай ук региональ диния нәзарәте, «Биләр» мәдрәсeсе мөгаллимнәре дә безгә еш киләләр. Ә Мәүлид аена багышланган мәҗлестә Ульяновск район хакимияте башлыгы Сергей Олегович Горячев мәчетебезгә сертификат тапшырды. Әлеге очрашуда «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов та катнашты. Ул Наил хәзрәт тарафыннан башкарылган барлык изге эшләрне дә уңай бәяләде.

    Хөрмәтле хәзрәтебез хәйриячелек мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Рамазан гаете көнне җыелган фитра сәдакасы хисабына  мескеннәргә, фәкыйрьләргә hәм караучысыз калган авыру кешеләргә шатлык бүләк итү көне буларак, ризыклар тарату чарасын күрә. Корбан бәйрәме уңаеннан да мохтаҗларны сөендерә.

    Озак еллар мәчет юлында хезмәт итүче Иршат абый белән Тәзкирә апа Шайхаттаровларны аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. Алар алны-ялны белмичә, көнне төнгә ялгап эшләгәнгә, Аллаhы Тәгалә икесенә дә саулык, көч-куәт, озын гомер бирә. Иршат абый мәчеттә завхоз, плотник, җыештыручы, кассир вазыйфаларын башкара. Ә Тәзкирә апа җәй, көз айларында мәчет-мәдрәсә каршындагы бакчада сокланып туймаслык аллы-гөлле чәчкләр үстерә. Өстәвенә, ул мәҗлесләр оештыру, азык-төлек белән тәэмин итү өчен дә җаваплы. Динебезгә тугрылыклы хезмәтләре өчен икесе дә Мактау грамотаcына лаек булдылар.

    Шушы уңайдан поварларны да телгә алып үтәсем килә. Мөнәвәрә Курамшина белән Дания Хисамова өч ел рәттән эссе көннәрдә ураза тоткан килеш ифтарларга тәмле ашлар пешереп халыкны сыйладылар. Тырыш җыештыручы Дания Зиганшинага да рәхмәттән башка сүзебез юк.

    Наил хәзрәт шатлыкта да, кайгыда да кешеләр белән аралаша, hәркайсына ярдәм кулы суза. Ул элеккеге елларда имам хезмәтен башкарган мәрхүм Вазыйх абый Ракиповны еш кына искә ала, беркайчан да догадан калдырмый.

    Хәзрәтебез фани дөньядан бакыйлыкка күчкән мөселман кардәшләребезне соңгы юлга озату йолаларын җиренә җиткереп башкара. Ә җәй көннәрендә халыкны җыеп ике зиратта да өмәләр оештыра. Мәетне юу, кәфенләү кебек саваплы эшләр олы җанлы, шәфкатьле, киң күңелле дин кардәшебез Миләүшә Сагдеева җитәкчелегендә алып барыла. Аның ярдәмчеләре Нурзифа апа Залялова белән Зөлфия Хайруллова да үзләренең вазыйфаларын тырышып үтиләр. Алар мәет янында төн кунучылар, тәхлил әйтүчеләр hәм вәгазь сөйләүчеләр дә әле.

    Ә менә Рузия апа Камалова, олы яшьтә булуына карамастан, мәчеткә булышу йөзеннән, Ишеевка бистәсендәге hәрбер йортның ишеген шакып, барыбыз да шунда ятабыз бит, дип колаша ясатыр өчен халыктан 52 мең сум акча җыйды. Рузия апаның уллары да бик мәрхәмәтлеләр, мәчеткә hәрдаим булышып торалар.

    Мәчетебез карамагындагы мәдрәсәдә ир-атлар, хатын-кызлар hм балалар дини гыйлем алалар. Дәресләрдә тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәни-Кәримне өйрәнү белән генә чикләнмичә, гакыйдә (иман нигезләре), фикh (шәригать хөкемнәре), әхлак-әдәп hәм хәдисләрне үзләштерүгә дә зур игътибар бирелә.

    Һәр елны җәйге каникуллар вакытында мәчеттә балалар өчен дини лагерь оештырыла. Наил хәзрәтнең өч баласы да лагерьга бик теләп йөриләр. Әминә белән Әмин дин дәрересләрен дә калдырмыйлар. Әминебез мәчеттә матур итеп азан да әйтә. Аларның үз-үзләрен тотулары, күз карашлары hәм сөйләшүләре дә башкалардан аерылып тора. Аларга әти-әнисе дөрес әхлакый тәрбия биргәнме, әллә Аллаhы Тәгалә шундый итеп яратканмы?! Югары белемле белгеч булуына карамастан,  хатынымны өйләнешкән көннән бирле эшкә чыгарганым юк, чөнки балалар уналты яшенә кадәр ата-ана тәрбиясендә үсәргә тиеш, ди хәзрәт. Әлбәттә, бу - чын мөселманлык билгесе. Наил хәзрәтнең хәләл җефете Лена ханым белән без ун ел элек Ишеевка мәчетендә ике елга якын бергә укып йөрдек. Аның күркәм әхлакый сыйфатларына – мәрхәмәтле, игелекле, гыйлемле, мөлаем hәм ягымлы булуына hәркем соклана.

    Наил хәзрәт терлек үрчетү белән шөгыльләнә, крестьян-фермер хуҗалыгын уңышлы алып бара, hәр елны корбан чалу эшләрен оештыра, йөзләгән кешегә сарыкны чалып, итен тапап, пакетларга тутырып бирә, шуңа күрә мөселман кардәшләребез шәhәрдән   кадәр аның янына киләләр.

    Гизятулловларның йортында нинди генә кош-корт юк – чебешләр, тавыклар, үрдәкләр hәм казлар. Шунда ук бозаулар, өч-дүрт баш сыер, атлар йөри, якында гына печәне дә күп итеп өеп куелган. Уңган, булдыклы, тырыш ир-ат сыйфатында хәзрәтебез хуҗалыгын да башкаларга үрнәк булырлык алып бара.

    Наил хәзрәт килчәккә уй-ниятләре белән дә уртаклашты. Алдагы көннәрдә Буа шәhәре мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышу, Бирючевка, Яңа Бидәнге, Ундоры мөселманнары белән очрашулар үткәрү каралган. Март аенда район мәчетләрендә Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәкләр, ә майда - изге Рамазан аенда тәравих намазлары, ифтарлар көтә.

    Ныклы иманлы, тәкъвалы, кешелекле булуы белән район мөселманнарының хөрмeтен вә ихтирам казанган мөхтәрәм имамыбыз Наил хәзрәткә изге эшләрендә, динисламыбызга хезмәттә уңышлар телибез.

    Фирдәүсә ИСХАКОВА,

    Ишеевка мәчете мөгаллимәсе.