«Әфганстанда хәрби бурычыбызны тулысынча үтәдек…»

Отставкадагы подполковник Марсель Габитов белән әңгәмә

    Марсель Халиулла улы Габитов 1952 елның 12 мартында туа.

    1969-1973 елларда Свердловск югары хәрби-политик танк-артиллерия училищесында белем ала;

    1973-1978 елларда Германиядә совет гаскәрләре группасында хезмәт итә (МСР, танк батальоны командирының политчасть буенча урынбасары);

    1978-1981 елларда Мәскәү шәhәренең В.И.Ленин исемендәге Хәрби-cәяси академиясендә укый;

    1981-1984 елларда Урта Азия хәрби округында хезмәт итә (Семипалатинск шәhәре, хәрби часть командирының политчасть буенча урынбасары);

    1984-1985 елларда СССР Оборона министрлыгының Кызыл Байраклы чит телләр хәрби институты карамагындагы махсус пропагандистлар курсларында укый (Мәскәү шәhәре);

    1985-1987 елларда Әфганстанда хезмәт итә (Төркестан хәрби округы, Әфганстан демократик республикасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты, Герат провинциясе, 51931 нче хәрби часть командирының политчасть буенча урынбасары);

    1988-1997 елларда Ульяновскиның Б.Хмельницкий исемендәге югары хәрби-техник училищесында хезмәт итә (политбүлекнең өлкән инструкторы, шәхси состав белән эшләү буенча бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе, гомумгаскәрләр дисциплиналары кафедрасы укытучысы);

    1997 елдан РФ Кораллы Көчләренең запастагы подполковнигы (соңрак — отставкадагы подполковник);

    Кызыл Йолдыз (1987 ел), Кызыл Байрак (1986 ел — Әфганстанда) орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    — Марсель Халиуллович, фронтовик гаиләсендә туып үскәнсез, хәрби карьерагыз да Әфганстанга кадәр күпкә иртәрәк башланган…

    — Әтием Бөек Ватан сугышында катнаша, Волхов фронтында пулемет ротасының старшинасы була. Ул — Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Фронтта яраланып, блокада вакытында Ленинград госпиталендә дәвалану курсы үтә. Әнием — тыл хезмәтчәне, сугыш чорында Татарстанда яши hәм тир түгә. Шунда әтием белән танышып гаилә корып җибәрәләр. Без гаиләдә өч бала физик хезмәт белән чыныгып үстек. Җәй көне урак өстендә энем белән комбайнер ярдәмчесе булып эшләдек, сеңелем белән әни дә кырдан кайтып кермәделәр.

     Әти-әнием безгә барыбызга да югары белем бирделәр: сеңелем техник вузны тәмамлап, Казанда зур хәрби промышленность берләшмәсенең баш инженеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде, энем СССРның МВД Академиясен бетереп, эчке эшләр органнары системасында хезмәт итте, ә мин 1973 елда Свердловск югары хәрби-политик танк-артиллерия училищесын тәмамлап, армия политработнигы hөнәренә ия булдым. Германиядә совет гаскәрләре группасында хезмәт иттем, Мәскәүнең В.И.Ленин исемендәге Хәрби-политик академиясендә укыдым. Аннары 1984 елга кадәр Казахстанда полк командирының политчасть буенча урынбасары вазыйфасын башкардым.

    — Шуннан соң Әфганстан демократик республикасына — сугышучы күпмилләтле ил территориясенә командировкага китүегез турында мәгълүм…

    — Бу хакта 1984 елның июнь аенда билгеле булды. Аңа кадәр СССР Оборона министрлыгының хәрби институтында махсус пропагандистлар әзерләүче бер еллык курсларны үттем. Анда без Әфганстан халыкларының тарихын hәм телләрен, йолаларын hәм гореф-гадәтләрен, дини традицияләрен тирәнтен өйрәндек. Шулай ук Әфганстанның дәүләт корылышын, хәрби көчләре торышын, дәүләт иминлеге hәм халык ополчениесе системасын, кораллы оппозициянең структурасын, составын, контрреволюция көчләре cерләрен тәфсилләп үзләштердек. Мисал өчен, миңа Әфганстан территориясендә төп телләр булып саналган берничә телне өйрәнеп, офицер-махсус пропагандист, тәрҗемәче квалификациясен алырга туры килде.

    Әфганстанга шундый зур әзерлек белән юл тоттыгыз инде…

    — Мине hәм минем белән бергә укыган иптәшләрне Әфганстан демократик республикасына беркемгә дә белгертмичә, гади гражданнар сыйфатында яшертен рәвештә җибәрделәр. Герат провинциясендә җирле халык арасында эшләү буенча махсус функцияләрне үтәү белән беррәттән, совет хәрби частенең берсендә икенче замполит булып та хезмәт иттем әле. Бу вакытта совет гаскәрләренең чикләнгән контингентында (ОКСВА) шәхси состав арасында югалтулар арта баруы күзәтелде – безнекеләрнең әфган халкының тарихын, тел үзенчәлекләрен, динен белмәве үзен бик нык сиздерде. Cовет хәрби хезмәткәрләре үзара килешә алмаучы әфган оппозициясе, контрреволюция нәрсә икәнен, чит ил кешеләре ислам динен тотучылар белән нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеген бөтенләй белмиләр иде диярлек. Әфганстанда безгә каршы торучыларны «духлар» дип юкка гына атамадылар бит: алар көтмәгән урында пәйда булалар да, кышлак халкы арасында «эреп» юкка чыгалар яки җир астына төшеп, таулар тарлавыгына кереп югалалар. Дошманның хәбәрләр тарату системасы еш кына теләсә нинди техник элемтәдән күпкә оперативрак эшли иде. Без, хәрби политработниклар, моны армиябезнең cәяси мәгълүмат җиткерү системасы аркылы тулыландырдык, шулай ук СССРның көньяк чикләре иминлеген тәэмин итү өчен безнең Әфганстанда булуыбыз кирәклеген hәм үзара сугышучы якларны татулаштыру буенча бурычларны аңлата идек.

    Әйе, Әфганстан җитәкчелеге нәкъ менә шул вакытта милли килешүгә ирешү курсын алып бара. Cовет гаскәрләре дә илнең Кораллы Көчләренә аякка басарга бик нык ярдәм итәләр.

    — Әфганстанның закон нигезендә сайланган властена баштан ук җитди рәвештә каршылык күрсәтелә. Совет разведкасы мәгълүматларына караганда, совет гаскәрләрен кертә башлаган вакытта, ягъни 1979 елның декабрендә Әфганстан территориясендә 40 меңгә якын мятежник — баш күтәрүче эш иткән. Аларның командирлары күрше Пакистаннан җибәрелгән була. Америка белән Пакистан суверен дәүләт — ООНның тулы хокуклы әгъзасы эшләренә турыдан-туры тыкшына башлыйлар. Пакистан территориясеннән Әфганстанга корал hәм әфган оппозициясе хисабыннан боевиклар ташкыны бәреп керә. Боевикларны Әфганстанның үзендә булдырылган базаларда да, Пакистан hәм Иран территориясендә урнашкан лагерьларда да әзерлиләр. Сиксәненче еллар уртасында ДРА җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән милли татулык курсын көчәйтеп җибәрү өчен махсус пропаганда буенча совет хәрби белгечләре кирәк була, мин менә шул группа составында эшләдем. Теге якта, әлбәттә инде, яшерен рәвештә эш итәргә туры килде (мин ислам диненә өндәүче сыйфатында чыгыш ясый идем). Нигездә, дин әhелләре, бандформированиеләр башлыклары hәм җирле халык арасында аңлату эшләре алып бара идек, аларны сугышны туктатырга, сөйләшүләр башларга, халык власте ягына күчәргә үгетләдек. Мисал өчен, миңа ике дистәгә якын бандформированиене (hәркайсында ике йөзгә якын кеше исәпләнә) ДРАның демократик хакимияте белән хезмәттәшлеккә күндерергә насыйп итте. Урта Азия республикаларының беренче затлары hәм югары ведомстволар башлыклары белән элемтәләр урнаштыру өчен аларның лидерларын Союзга (Алма-Атага, Ашхабадка, Дүшәнбегә hәм хәтта СССР Оборона министрлыгы белән КПСС Yзәк Комитетына) алып баруга ирештек. Шундый операцияләр нәтиҗәсендә, совет гаскәрләре җаваплы булган зонада шәхси составны hәм хәрби техниканы югалтулар сизелерлек дәрәҗәдә кимеде. Сүз уңаеннан, совет җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырылган чаралар комплексы — тыныч яшәүче халыкка медицина ярдәме hәм матди ярдәм күрсәтү, хәрбиләр катнашында мәктәпләр, хастаханәләр, мәчетләр, бөтен уңайлыклары булган күпфатирлы торак йортлар төзү дә шуңа булышлык итте. Гади әфган халкы моңа кадәр боларны берсен дә күрмәгән, белмәгән бит. Бу ил хәерче hәм надан, ягъни грамотасыз була, зур тырышлык куеп, халыкны советларга каршы котыртканнар, безнең турыда тузга язмаган нәрсәләр сөйләгәннәр. Ә без анда халык белән түгел, бандитларга каршы сугыштык… Ун ел эчендә Советлар Союзының 600 меңнән артык гражданы Әфганстан аркылы уза, алар арасында хәрби хезмәткәрләр белән беррәттән, гражданлык белгечләре дә бар.

    — Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгы алдыннан «Звезда» телеканалы «Миссия в Афганистане. Первая схватка с терроризмом» дип аталган документаль сериал күрсәтте. Билгеле булганча, фильмның бер сериясендә турыдан-туры сез катнашкан вакыйгалар яктыртыла…

    — Беренчедән, «яшерелгән» сугыш елларында Әфганстанда совет группировкасы хәрби хәрәкәтләрне, нигездә, планлы рәвештә — алдан расланган схемалар буенча алып бара (барлыгы йөз егермедән артык шундый операция үткәрелә), әмма безнең гаскәрләр җаваплы булган зонада еш кына көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга. Андый очракларда баш күтәрүчеләрнең аерым хәрби формированиеләрен юк итәргә, кәрван үтә торган юлларда засада ясарга, разведка биргән мәгълүматларга таянып эш итәргә туры килә. Мин 1986 елның август аенда «Западня» дип аталган киң масштаблы операциядә катнаштым, фильмда сүз әнә шул хакта бара.

    …1986 елда Герат провинциясендә боевиклар, яшел массивлар буенча сиздермичә генә якын килеп, совет hәм әфган хәрби подразделениеләренә бик еш hөҗүм итә башладылар. Герат шәhәренең үзендә боевикларның терәк пунктлары hәм корал складлары була, ә провинциянең көнбатыш өлешендә, Иран чигендә үк «Кокари-Шаршари» тау базасы барлыкка килә. Бу регионда Туран Исмаил җитәкчелегендә, ягъни дошман ягында биш меңнән артык «штык» исәпләнә. Шушы группировканы тар-мар итү өчен «Западня» операциясе булдырылды. Аңа әзерләнгән вакытта совет авиациясе боевиклар позициясенә бомбалар ташлады, ә Иранга таба чигенү юлына яшерен миналар куелды. 20 августта безнең десантниклар группасы килеп төште hәм оборона ясап, сугышка керде. Икенче көнне тагын бер меңгә якын сугышчы килде, дошман аларны минометтан утка тотты. Совет гаскәрләре боевикларны чигенергә мәҗбүр иттеләр. Шулай итеп, безнең төп десантка төшү мөмкинлеге туды. Каты бeрелешләр ике тәүлеккә сузылды. Боевиклар янына илтүче барлык сукмаклар да пехотага каршы миналар белән шыплап тутырылган иде. Безнекеләргә үз артиллериябез снарядлары шартлый торган урыннарга ышыкланып алга барырга туры килде. Хәрби припаслар җитми башлады, яралыларны сугыш кырыннан дошманның көчле уты астында вертолетлар белән чыгардылар. Өченче көнне hава температурасы 50 градуска кадәр җитте, су запасы бетте, аны сугыш кырына китерү мөмкинлеге юк иде. Безнең гаскәрләр дошманны утка тотуның нәтиҗәлелеген арттыруга ирештеләр. Шуннан соң «Кокари-Шаршари» базасын штурмлау операциясе башланды. Аның соңгы ныгытмаларын гарәп илләреннән hәм Ираннан килгән күп санлы наемниклар саклаган икән. Наркотиклардан исерешеп, Коръән укыган тавыш астында алар утка керәләр. 25 августта совет ВВСы самолетлары бомбалар ташлаганнан соң, Ислам хан hәм аның боевиклары, бөтен нәрсәне бәреп калдырып, Иранга качып киттеләр. Гератның яшел зонасында да бандалар тар-мар ителде, боевикларның бер өлеше сөйләшүләр вакытында коралын ташлады.

    Һәм хәзер, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел узганнан соң, Россия җәмгыятенең төрле даирәләрендә, безнең анда катнашуыбыз кирәк идеме икән, хәрби югалтуларны аклау мөмкинме, дигән бәхәсләр куба. Сезнең моңа карашыгыз?

    — Кыскача гына җавап бирәм: Советлар Союзының Әфганстан территориясендә кылган барлык эш-гамәлләренең дә төп максаты ислам радикализмын юк итүдән hәм аның совет Урта Азиясенә үтеп керүенә каршылык күрсәтүдән гыйбарәт иде. Без әлеге бурычны уңышлы үтәдек. Хәтта СССР таркалып, Әфганстанның үзендә hәм Урта Азия республикаларында власть алышынгач та, анда «гарәп» язы кабынып китмәде. Шуңа күрә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын күрше илгә  кертү берничек тә авантюра була алмый, ул шул чактагы геосәяси хәлне исәпкә алып ясалган адым сыйфатында кабул ителә. Совет армиясе hәм СССР җитәкчелеге стратегик бурычны тулысынча үтәделәр. Бу — бүгенге көндә дә оялмаслык җиңү. Хәзер ул Россия гражданнары җәмгыятенең hәм РФ җитәкчелегенең объектив позициясенә әверелеп бара.

    Әңгәмәдәш — Лидия БЕРЧ.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *