Кунакчыл Сенгилей җирендә милли бәйрәм

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе культура йортында инде традициягә кергән Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. Мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын нәфис сүз hәм баллы чәкчәк белән каршы алдылар.

    Фойеда бер-бер артлы тезелеп киткән бай эчтәлекле күргәзмәләр төрле буын вәкилләренең игътибарын җәлеп итте.  Әби-бабаларыбыз кулланган тормыш-көнкүреш әйберләре яшьләрдә аеруча зур кызыксыну тудырды. Шушы өй җиhазларын без бит компьютердан күреп кенә беләбез, диде алар. Ә менә милли аш-судан тәмам сыгылып торган өстәл яныннан авыз итмичә генә узып китүе hич мөмкин түгел иде. Халкыбызның нинди генә ризыклары юк биредә?! Аш-суга оста hәр хуҗабикә милли сый-нигъмәт әзерләп килгән икән - кемдер таба белән өчпочмак тоткан, икенчеләре кыстыбый суынмасын өчен, аны сөлгегә кат-кат урап куйган. Әлбәттә инде, бу район татарларының уңган hәм кунакчыл булуын күрсәтә.

    Өлкә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина гүзәл затларыбыз катнашында «Ана телен саклап калуда хатын-кызларның роле» дигән темага «түгәрәк өстәл» артында очрашу үткәрде. Анда җирле «Ак калфак»лылар ана телен өйрәнүне гаиләдә башларга кирәк, дигән фикерне җиткерделәр.

    Тамаша залын тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Сенгилей район администрациясе башлыгы Михаил Самаркин сәламләде.

    - Һәр кеше үзенең ана телен, милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә hәм киләчәк буынга түкми-чәчми тапшырып калдырырга бурычлы. Районыбыз данын еракларга таратучы, бик күп фестиваль-конкурсларда җиңү яулаган татар теле укытучысы Гөлфәрия Мингали кызы Латыйпова - безнең горурлыгыбыз,- диде район җитәкчесе.

    Михаил Самаркин район татар автономиясе эшчәнлегендә актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Бүләкләнүчеләр арасында «Өмет» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Илгизә Шайхаттарова да бар иде.

    Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин  агымдагы елның октябрь аенда узачак халык санын исәпкә алу - перепись вакытында бердәм милләт булуыбызны күрсәтергә, бары тик татар булып язылырга өндәде. Татарлар санын киметмичә, Россиядә руслардан соң икенче милләт булып калыйк, диде ул.

    Татар автономиясенең район советы рәисе Рамис Саржанов үзенең чыгышында халыкның милли үзаңын үстерү юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталып үтте.

    - Былтыр уналтынчы тапкыр инде Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Татар теле hәм мәдәнияте көннәре уздыру да традициягә керде.  Тынгысыз йөрәкле, актив аксакалларыбыз ярдәменә таянып эш итәбез, аларга чын ихластан рәхмәт әйтәсем килә,- диде Рамис Солтан улы.

    Красный Гуляй хакимияте башлыгы Валерий Иревлин белән Силикатный администрациясе җитәкчесе Владимир Харитонов та милләттәшләребезгә изге теләкләрен җиткерделәр.

    Ә Красный Гуляй бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрeт Залалтдинов телебез hәм динебез үсешенә hәрьяклап ярдәм күрсәтүе, барлык мөселман бәйрәмнәрендә дә катнашуы өчен өлкә Губернаторы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен юллады.

    «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова Сенгилей районы татарларының милли басманы бик тә аз яздырып алулары турында ачынып сөйләде hәм милләттәшләребезне туган телебезгә карата битараф булмаска, өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасына актив язылырга чакырды. Ул озак еллар газета белән хезмәттәшлек итүе өчен Силикатный бистәсендә яшәүче Хания Каримованы редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

    Аннары тамашачыны бай эчтәлекле концерт программасы көтә иде. Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге солистлары Җәмилә Мифтахова, Алсу Альметова, җирле сәнгать осталары Данис Сафиуллов, Венера Хусаинова, Гөлфизә Халитова, Гөлнара hәм Булат Замдиевлар, «Радуга» бию төркеме чыгышын халык яратып кабул итте hәм алкышларга күмде.

    Рузия ХӘЛИМОВА.