Көрәшче Минсәит

Төбәгебезнең танылган көрәшчесе Минсәит Тимергали улы Тазетдинов 1984 елда, ягъни 24 яшендә СССР hәм Европа чемпионы, дөнья кубогы иясе дигән мактаулы вә дәрәҗәле исемнәргә лаек табыла. Ә 2004 елда аңа Россиянең атказанган спорт мастеры исеме бирелә.

    Бөтен гомерен физик культура hәм спорт үсешенә, ирекле көрәшкә багышлаган Минсәит Тазетдинов күрше Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туып үсә. Искиткеч тырыш әтисе Тимергали абый белән гаҗәеп уңган әнисе Рәбига апа биш балаларын да хезмәткә, кешелекле булырга өйрәтеп үстерәләр. Мәктәптә класс җитәкчесе Әнвәр Миннулла улы Аксeнов бөтен нәрсә белән кызыксынучы, тиктормас Минсәиттә тарих фәненә hәм шахматка карата мәхәббәт хисе уята, турпоходларга алып йөри. Ә физкультура укытучысы Кирам Киям улы Юсупов, төрле ярышларда катнашу мөмкинлеге биреп, спортка тарта. Унөч яшендә ул ирекле көрәш белән җитди рәвештә мавыга башлый. Авыл мәктәбен яңа гына тәмамлаган егет бәхет эзләп Ульяновскига килә. «Динамо» спорт клубында (хәзер — А.Винник исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе) аңа тренер Нуриаздан Миннулла улы Алеев hәм СССРның, Россиянең атказанган тренеры Анатолий Иванович Винник дәресләренә йөреп, классик грек-рим көрәше серләрен үзләштерергә насыйп итә. Минсәит Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә дә көрәштән читләшми. Мәcкәү ЦСКАсының курсант спортчысы буларак ул берничә тапкыр зур җиңүгә ирешә. Мәсәлән, 1979 елда Белоруссия башкаласы Минскида СССР Кораллы Көчләре чемпионатында беренче урынны ала. 1980 елда Мәскәүдә үткән Олимпия уеннарына хезмәт күрсәтсәк тә, көрәш буенча тренировкалар бер генә көнгә дә тукталмады, ди Минсәит Тимергали улы, яшьлек хатирәләре белән бүлешеп.

    Армиядә физик яктан шактый чыныккан, көрәш алымнарын  ярыйсы гына үзләштергән Минсәит үзенең спорт карьерасын дәвам итү нияте белән Ульяновскига, остазы Анатолий Винник янына ашкынып кайта. Һәм сөенечле вакыйгаларга, төрле кызыклы очрашуларга, зур көч, тырышлык куеп ирешкән җиңүләргә бай тормыш башлана. 1980 елда Румыниядә халыкара турнирда hәм Ригада 20 яшькә кадәрге егетләр арасында СССР чемпионатында аңа мәртәбәле беренче урын бирелә. 1981 елда Төмәндә СССР яшьләре арасындагы беренчелектә дә Минсәиткә тиңнәр табылмый. 1982 елда Румыниядә, Чехословакиядә hәм Болгариядә халыкара турнирларда — беренче урын, СССР халыкларының 8 нче спартакиадасы СССР чемпионатында өченче урын алу бәхетенә ирешә. 1984 елда тырыш татар егете СССР hәм Европа чемпионы, дөнья кубогы иясе дигән почетлы исемнәргә лаек табыла. 1985 ел якташыбыз өчен аеруча уңышлы булып чыга: Болгариядә, Чехословакиядә, Норвегиядә, Германиядә hәм Швециядә халыкара турнирларда, шулай ук Ленинградта И.М.Поддубный исемендәге халыкара турнирда — беренче урынны, ГДРда Европа чемпионатында hәм Норвегиядә дөнья чемпионатында икенче призлы урынны яулый. Данлыклы пәhлеван 1986 елда Красноярскида СССР чемпионатында — икенче урынга, ә Ереванда И.М.Поддубный исемендәге халыкара турнирда беренче урынга чыга. 1987 елда Омск шәhәрендә СССР чемпионатында дәрәҗәле икенче урынны яуласа да, көрәшкән вакытта җәрәхәт, ягъни травма алуы сәбәпле, спорт карьерасын тәмамларга мәҗбүр була. Советлар заманында безне – көрәшчеләрне, гомумән, спортчыларны югары бәяләделәр, 1983-1987 елларда СССР спорт министрлыгы шәхсән миңа ай саен 350 сум күләмендә хезмәт хакы түләп торды, ди пәhлеван.

    Yзенең бай тормыш тәҗрибәсен, көрәшү осталыгын яшь буынга тапшырып калдыру нияте белән яшәүче Минсәит Тимергали улы менә утыз елдан артык инде, ягъни 1987 елдан бирле туган авылы Шыгырданда ел саен грек-рим көрәше, ирекле көрәш hәм татар-башкорт көрәше буенча республика турниры үткәрә. Фәрид Шакир улы Аюпов кебек булдыклы эшмәкәрләр ярдәмендә быел әлеге турнир утыз беренче тапкыр узачак инде. Шушы бәйге келәмендә беренче чирканчык алып чыныккан егетләр бүген спорт дөньясында үрләр яулыйлар. Мисал өчен, Марат Купкенов 2017 елда көрәш буенча дөнья чемпионы исемен алган. Ә Ринас Садаров федераль Сабан туенда абсолют батыр булып калган. Ранис Кардонов та уңышлары белән cөендерә. Аларның тренеры Фәрит Чабатов Чувашстанның татарча көрәш федерациясе президенты вазыйфасын башкара. Егетләр hәммәсе дә Шыгырданның яхшы данын еракларга тараткан мәшhүр авылдашлары Минсәит Тазетдиновка рәхмәт укыйлар. Ә көрәшче үзе республика турнирын үткәрүдә hәрьяклап ярдәм күрсәтүләре өчен Батыр район хакимияте белән Шыгырдан авылы администрациясенә, авылның Иҗтимагый советына, шулай ук эшмәкәрләргә, дусларына рәхмәт сүзләрен юллый. Әлбәттә инде, барча тренерларыма, тормыш юлымда терәк hәм таяныч булган мәрхүм әти-әниемә, хәзер бар мәшәкатьләрне бүлешеп яшәгән гаиләмә дә чиксез рәхмәтлемен, ди Минсәит Тимергали улы, бәхетле елмаеп. Көрәшченең гаилә тормышы, чынлап та, сокланырлык. Хатыны Эльвира белән менә утыз елдан артык инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Матур гына яшәп, Лилия исемле кыз үстергәннәр, аны кияүгә бирергә дә өлгергәннәр.

    1980 елда, ягъни Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән вакытта ук инде СССРның спорт мастеры, 1983 елда халыкара класслы спорт мастеры hәм 2004 елда Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булган Минсәит Тимергали улы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган барлык чараларда да актив катнаша. Ул hәр елны Тимерьюл hәм Засвияжье районнары Сабантуйларының көрәш мәйданына җитәкчелек итә, алай гына да түгел, хөкемдар, ягъни судья вазыйфасын да зур җаваплылык хисе тоеп, җиренә җиткереп башкара. Өлкә Сабан туена да hәрвакыт ашыга-ашыга килеп җитә hәм татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров белән бергә бил алышуны югары дәрәҗәдә оештыра. 1978 елда Ульяновскиның Җиңү паркында шәhәр Сабан туенда беренче тапкыр көрәшче буларак бил алышкан идем, шуннан бирле милли бәйрәмнән бер генә мәртәбә дә читтә калганым юк, ди М.Тазетдинов.

    Алтмыш яшьлек күркәм юбилеен каршылаучы данлыклы көрәшчебез спорт дөньясында, милләтебез тарихында тирән эз калдырып, тормыштан ямь hәм тәм табып яши. Ә илhам чишмәсе, әлбәттә инде, туган авылы Шыгырдан. Буш вакыты килеп чыккан саен ул анда кайта. Әти-әнисенең каберләрен зиярәт кылырга, энесе Мансур кадерләп саклаган туган нигезенең кабатланмас җылысын тоярга ашыга ул.

    И.ХАСИБОВ.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *