Ветераннарга - юбилей медальләре

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» дип исемләнгән юбилей медальләрен тапшырды.

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә булдырылган юбилей медальләрен алучылар арасында утлар-сулар кичкән, сугышның бөтен ачысын, михнәт-газапларын үз җилкәләрендә татыган ике каhарман милләттәшебез - Мингали Нургали улы Жаруллин белән Назия Камалдин кызы Ядыгарова да бар иде.

    - Без сугыш каhарманнарының бөек батырлыгы, геройлыгы hәм фидакарьлеге алдында түбәнчелек белән башыбызны иябез, барчагызга да олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Ә теләгебез бер hәм изге – hәркайсыгызга 100 яшькә кадәр гомер итәргә язсын,- диде өлкә Губернаторы.

Ветераннар белән очрашуда өлкә hәм шәhәр территориясендә «Актив озын гомерлелек» проектын тормышка ашыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Бүген Ульяновскида 12 актив озын гомерлелек үзәге эшләп килә. Якын киләчәктә аларның челтәрен сизелерлек дәрәҗәдә киңәйтү күздә тотыла.