Ашыгыч медицина ярдәме станциясе яңартылды

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Ульяновск шәhәрендә ашыгыч медицина ярдәме клиник станциясе яңартылды.

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов милләттәшебез Айрат Имангулов җитәкчелек иткән клиник станциядә модернизацияләү, ягъни яңарту эшләренең барышы белән танышты. Төбәк казнасыннан бүлеп бирелгән акча хисабына станциядә хезмәткәрләргә рәхәтләнеп эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган: бүлмәләрдә ремонт ясаганнар, яңа техник җиhазлар hәм мебель юнәткәннәр, бина эчендә инженерлык челтәрләрен алыштырганнар. Бу максатта барлыгы 16 миллион сум акча сарыф ителгән. Моннан тыш, «скорый» бригадалары өчен йөздән артык планшет сатып алганнар, хезмәткәрләр алар ярдәмендә вызовларны кабул итәрләр hәм пациентларның авыру тарихы белән танышырлар дип көтелә.

    - Россия Президенты Владимир Путин «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектында безнең алдыбызда сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә бердәм цифрлы контур булдыру бурычы куйды. 2019 елда Ульяновскиның ашыгыч медицина ярдәме станциясе үзәкләштерелгән мәгълүмат системасының операторы итеп билгеләнде. Әлеге система Ульяновск өлкәсенең барлык шәhәрләре hәм районнарында «скорый»ның бүлекчәләрен тәүлек буе күзәтеп тору мөмкинлеге бирә,- дип белдерде Губернатор.