Берхеевлар - милләт җанлы гаилә

Инза шәhәрендә яшәүче Берхеевлар гаиләсе милләт җанлы булуы белән аерылып тора. Гаилә башлыгы Наил – шәхси эшмәкәр, ә хатыны Әлфия «Инзамолпром»да сатучы булып эшли. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Рита кечкенә чактан ук җырларга hәм биергә ярата, «Сембер карлыгачлары» конкурсында, Дракино авылы Сабан туенда катнаша. Сәләтле кыз медицина көллиятен кызыл дипломга тәмамлап, бүген Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетында белем алуын дәвам итә. Узган елның җәендә Ритабыз Альберт исемле татар егете белән гаилә корып җибәрде. Алар халкыбыз йолаларына тугрылык саклап, никах мәҗлесе үткәрделәр. Берхеевларның уллары Равил 11 класста бары тик «бик яхшы» билгеләренә укый, өстәвенә, бокс белән шөгыльләнә. Ул әтисе белән шәhәребездә төзеләчәк мәчет территориясен төзекләндерү буенча өмәләргә бик теләп йөри. Тырыш егет күптән түгел өлкә Губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу гаиләнең терәге - әбиләре Фатыйха Таhир кызы да гомере буе сәхнәдә, аңа Санкт-Петурбургта фольклор коллективлар конкурсында катнашырга насыйп итте.

Илюсә КОЛОМАК.