Залиловлар өч кыз бала тәрбияли

Шушы көннәрдә генә төбәгебез җитәкчесе Сергей Морозов Ульяновск шәhәрендә яшәүче Залиловларда булып, күп балалы гаиләнең торак шартлары белән кызыксынды.

    Залиловлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызларына - биш яшь, уртанчысына - өч яшь ярым, ә иң кечеләренә нибары ике ай гына әле.

    Өченче балалары тугач алган өлкәнең “Семья” капиталы hәм федераль ана капиталы яшь гаиләгә “Репино” микрорайонындагы фатирлары өчен ипотеканы түләү мөмкинлеге биргән. Хәзер Залиловлар квадрат метрларын арттыру hәм үз йортларын төзү турында хыялланалар. Әлегә кадерле кунак - Губернатор Сергей Морозовны үзләренең ике бүлмәле фатирларында кабул иттеләр.

    - Безнең гаиләбез бик тә бәхетле, дияр идем, чөнки өебездә мәхәббәт, тынычлык hәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Ә калганын булдырырга дәүләт ярдәм итә. Без яхшы районда яшибез – яшьләр күп, лицей төзеделәр, тиздән балалар бакчасы ачылачак, кызларны шунда йөртергә җыенабыз,- дип сөйләде Лилия Залилова Сергей Ивановичка.

    Губернатор яшь анага дүртенче балаларын алып кайтуны да озакка сузмаска киңәш итте. Матди яктан ярдәм күрсәтергә ышандырды.