Өч яшьлек баланы янгыннан коткарган

26 яшьлек ульяновскилы Фәрид Мефтахов өч яшьлек малайны яна торган өй эченнән күтәреп алып чыккан.

    Заволжье район администрациясендә 26 яшьлек Фәрид Мефтаховны Ульяновск шәhәре башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Курку белмәс, тәвәккәл милләттәшебез янгын вакытында, чын мәгънәсендә, геройлык үрнәге күрсәткән.

«2 январьда көндезге сәгать унберләр тирәcендә Заволжье районының 1 Май урамында яшәүче Фәрид Мефтахов өендә була hәм кинәт күршеләренең ярдәмгә чакырган тавышларын ишетеп ала. Күршесе аңа янәшәдә генә урнашкан йортта янгын чыгуы hәм ике балалы хатынның өй эчендә булуы турында хәбәр итә. Егет, озак уйлап тормыйча, ярдәмгә ашыга. Өйнең ишеге ачык була. Бер бүлмәне ут капкан, ә калган бүлмәләргә төтен тулган булып чыга. Эчкә үтеп кергәч, егет бала ыңгырашкан тавышны ишетеп ала. Фәрид битенә юеш сөлге чорный да, шуыша-шуыша кухняга кадәр барып җитә. Өч яшьлек малай өстәл астында ята икән. Егет, бер генә мизгелгә дә югалып калмыйча, баланы күтәреп ала да, урамга йөгереп чыга. Һәм шул вакытта пожарныйлар, ягъни янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Кызганычка каршы, 18 яшьлек кыз - баланың анасы янып үлә. Ә икенче сабые бу вакытта өйдә булмый»,- дип хәбәр итә МЧС идарәсенең матбугат хезмәте.