Наҗия Шагаеваның иҗат кичәсе

Хөрмәтле шигърият сөюче дусларыбыз! 7 февраль көнне Ульяновскиның 17 нче номерлы милли китапханәсендә Зур Нагаткино бистәсендә яшeп иҗат итүче шагыйрә, бик күп җырлар авторы, С.Урайский исемендәге әдәби премия лауреаты Наҗия Шагаеваның «Җырларымны сезгә багышлыйм» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын укучыларга тәкъдим итү кичәсе була. Сезне әдәби-музыкаль очрашуда көтеп калабыз! Башлана - 14 сәгaтьтә. Китапханәнең адресы: В.Полевая урамы, 13.