Yрән клубында күңелле бәйрәм

Чардаклы районы Yрән авылының яңартылган мәдәният йортында атна саен диярлек төрле чаралар hәм очрашулар уза. Яңа ел уңаеннан өлкән яшьтәге кешеләр өчен үткәрелгән Ретро чыршы бәйрәме дә күпләрнең күңелен күтәреп җибәрде, олы буын вәкилләренә яшәү дәрте өәде.

    Тынгысыз йөрәкле мәдәният хезмәткәрләре Наилә Бурхан кызы Забихуллова, Миләүшә Равил кызы Сафиуллова, Рима Мурсат кызы Садыркаева hәм Илнур Мөбарәкша улы Хамзин тырышлыгы белән оештырылган бәйрәм программасы кызыклы, мавыктыргыч hәм бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Татарча матур итеп сөйләшүче Кыш бабай белән Кар кызы авылның хөрмәтле кешеләре катнашында төрледән-төрле бәйге hәм конкурслар үткәрделәр, лотерея уйнаттылар. Конкурсларда җиңүчеләрне, әлбәттә инде, призлар hәм истәлекле бүләкләр көтә иде. Олылар, ерак томаннар артында калган гүзәл яшьлек елларын искә төшереп, татар халык җырларын, моңлы көйләрне суздылар hәм онытылып китеп, рәхәтләнеп биеделәр. Шатлыклы бәйрәм яшел чыршы тирәcенә бергәләп басып истәлеккә фоторәсемгә төшү белән тәмамланды.