«МИЛЛИ КИЕМЛЕ АНА ҺӘМ БАЛАЛАР» Бөтенроссия фотобәйгесендә катнашучылар

Безнең гаилә Ульяновск өлкәсендәге иң зур татар-мөcелман авылында - Николаевка районы Зур Чирекле авылында яши. Безне - алты баланы, җир йөзендәге иң кадерле, якын кешебез - газиз әниебез Фатыйма Нәзим кызы Гафарова тәрбияләп үстерә. Аңа - 28 яшь. Ул безне бик тә ярата, матур итеп киендерә, тәмле ашлар ашата, эшләргә, тәртипле булырга өйрәтә. Миңа - 11 яшь. Мин Зур Чирекле мәктәбендә укыйм. 8 яшьлек сеңелем Айгөл дә мәктәптә белем ала. Без яраткан әниебезне яхшы укуыбыз белән шатландырырга тырышабыз, аңа өй эшләрендә ярдәм итәбез. Энем Алига тиздән 7 яшь тула, ә Айнурыбыз 6 нчы яше белән бара. Сеңелем Ләйсән дә тиз үcә, ямьле май аенда аңа 3 яшь тула. Гаиләбезнең уртак сөенече - сеңелебез Хавага нибары ун ай гына әле. Без аны барыбыз да бергәләп карыйбыз - ашатабыз hәм уйныйбыз. Безнең гаилә бик тә дус hәм тату. «Милли киемле ана hәм балалар» дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесендә теләп катнашабыз hәм җиңүгә өметләнәбез.

 Гүзәлия ГАФАРОВА,

Зур Чирекле авылы.