Илдар хаҗи Сафиуллин – Ульяновск өлкәсе мөфтие

Уфада Россия мөселманнары Yзәк диния нәзарәтенең чираттагы пленумы узды. Анда Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин катнашты.

    Россия мөселманнары Yзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти, Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелегендә үткән пленумда дини мәгариф темасына аеруча зур игътибар бирелде. Россиянең төрле регионнарыннан килгән дин әhелләре җомга мәктәпләре, белем бирү курслары hәм мәдрәсәләр оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, булачак имамнар hәм ислам фәннәре укытучыларының әзерлек дәрәҗәсен арттыру кирәклеге турында карар кабул ителде. Югары мөфти сөенечле хәбәре белән дә бүлеште: тиздән Уфада Россия ислам университеты биналарының яңа комплексы ачылачак.

Шул ук көнне Тәлгать Сафа Таҗетдин 02-20 номерлы фәрманына, ягъни указына кул куйды. Әлеге фәрман - указ нигезендә, «Россия мөcелманнары Yзәк диния нәзарәте составына кергән Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте» үзәкләшкән дини оешма рәисе Илдар Фагиль улы Сафиуллинга Ульяновск өлкәсе мөфтие дигән дини дәрәҗә (духовное звание) бирелде. Ошбу указны Россия ЦДУМы составына кергән Ульяновск өлкәcенең барлык җирле мөселман дини оешмаларына hәм Ульяновск өлкәсе администрациясенә җиткерергә, диелгән Югары мөфтинең фәрманында.