Киң күңелле табиб

Хезмәт елларын Ульяновск өлкәсе хастаханәләрендә авыруларны дәвалауга багышлаган табиб-онколог Рафаэль Индус улы Закировка бик күпләр рәхмәтле. Ул үз эшенең чын остасы hәм киң күңелле врач буларак, балаларга да, олыларга да ярдәм кулы суза.

    Медик hөнәрен гомерлек кәсеп итеп сайлаган Рафаэль Индус улы Чатыр таулы Азнакай якларында – Сәпәй авылында туып үсә. Бала вакыттан ук врач булырга хыялланган егет мәктәпне тәмамлап Казан ветеринария институтына керә. Ике ел укыганнан соң Совет Армиясе сафларына алалар. Данлыклы hава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Тормышка карашы hәм киләчәккә максатлары үзгәргән яшь гвардеец, ветинституттан документларын алып, медицина институтының педиатрия факультетына юл тота. Яшь белгечне интернатура үтү өчен Ульяновск өлкә балалар хастаханәсенә җибәрәләр. Хирург hөнәрен үзләштереп, ул балалар онкологиясе белән шөгыльләнә башлый. Мәскәү профессоры Лев Дурновка рәхмәтлемен, ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, аны бик тә хаклы рәвештә остазым итеп саныйм, ди доктор Закиров.

    Хәзер Рафаэль Индус улы яман шешләрне өйрәнү белән генә чикләнмичә, балалар тиресендә барлыкка килгән билгесез шешләрне тикшерү, шулай ук хирургиягә кагылышлы авыруларны диагностикалау hәм дәвалау белән шөгыльләнә.  Әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләү максатында күптән түгел электрокриокоагуляция дип аталган үзенең яңа методикасын булдырган.

    Рафаэль Закиров - Ульяновскида онкология буенча чын профессионал итеп санарлык, аеруча нәтиҗәле эшләүче бердәнбер белгеч, дисәк тә, hич ялгыш булмас. Ике дистә елдан артык өлкә балалар клиник хастаханәсендә, өлкә хосписында hәм район больницасында табиб-онколог булып эшләү дәверендә ул бик күп бәләкәй пациентларны дәвалап аякка бастырган, үлемнән коткарып калган. Кайчандыр аңарда рактан дәвалану курсы узган сабыйларның бүген инде үз балалары бар!

    Танылган табиб җәмәгатьчелек эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт hәм мөмкинлек таба. Ул - Ульяновск район Советы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Боевое братство» оешмасы активисты, зәгыйфь сабыйлар өчен «Родник» балалар йорты кураторы. ВДВ ветераны буларак, «Кыюлык hәм батырлык өчен» медале hәм «СССР Хәрби Көчләрендә хезмәт иткән өчен» ордены белән бүләкләнгән. Ә табиб сыйфатында аның тырыш, фидакарь хезмәте Ульяновск өлкә Хөкүмәте hәм Законнар чыгару Җыелышының, өлкә сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнгән.  

    Доктор Закировның гаилә тормышы да сокланырлык. Казан мединститутында бергә укыган hәм интернатураны бергә үткән хатыны Эльмира Фатих кызы белән менә утыз елдан артык инде язмыш сукмагыннан атлыйлар. Ленар hәм Динар исемле ике ир бала үстергәннәр.

    Яраткан хезмәтеннән, гомумән, тормыштан ямь hәм тәм табып яшәүче Рафаэль Индус улы туган якларына, кендек каны тамган туфракка еш юл тота. Аны анда ата-бабасы нигезе, газиз әнисе Флера Нурулла кызы, якыннары hәм якташлары көтә. Ә авылдашлары табибның кайтуына аеруча сөенәләр. Онколог буларак, ул кемгәдер консультация бирә, кемнеңдер баласын клиникага җибәрергә булыша. Доктор Закиров кешеләргә хәленнән килгән кадәр ярдәм итә алуыннан канәгатьлек хисе кичерә, ләззәт таба.

    И.ХАСИБОВ.