Айдар Фасхутдинов - «2020 ел укучысы»

Чардаклы район үзәгендә мәктәптә белем алучылар арасында “2020 ел укучысы” конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.

Район бәйгесендә барлыгы алты укучы катнашты. Алар Туган илебез, Ульяновск өлкәсе hәм Чардаклы районы турында төпле белемгә ия булуларын, шулай ук иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Балалар данлыклы якташлары, үз мәктәпләре тарихыннан кызыклы фактлар турында да мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Кыскасы, hәркайсы үзен иҗади шәхес итеп танытты. Мәсәлән, Чардаклының 2 нче урта мәктәбе укучысы Яин Максим татар халык биюен оста итеп башкарды. Ә Колмаер урта мәктәбеннән Айдар Фасхутдинов, татар халкының “Никах” милли йоласын гаҗәеп матур, сокланырлык итеп күрсәтеп, район конкурсында җиңү бәхетенә иреште. Беренче урынга лаек табылган Айдар тиздән Чардаклы районын “2020 ел укучысы” өлкә конкурсында тәкъдим итәчәк.