Карсун районында - Татар мәдәнияте айлыгы

Карсунның CCCРның халык рәссамы Аркадий Пластов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Татар мәдәнияте айлыгына старт бирелде. Анда мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп hәм техникум укучылары катнашты.

    Милли бәйрәм кунакларын район башлыгы Шамил Шамшетдинов сәламләде.

    - Безнең район халкының 10 проценттан артыгы - татарлар. Алар район үзәгендә hәм дүрт авылда яши. Һәр авылда мәчет эшләп килә, кайберләрендә балалар бакчасы hәм мәктәп бар,- диде район башлыгы.

    Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Нугай иле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Равия Юсупованы Мактау грамотасы белән бүләкләп, мәктәпкә татарча китаплар тапшырды. Аннары өлкәнең тарих hәм мәдәният үсеше үзәге белгече, тарих фәннәре кандидаты Александр Кобзев Ульяновск төбәгендә ислам диненең  торышы турында сөйләде. Безнең районда ел саен Татар мәдәнияте айлыгы уздыру күркәм традициягә әверелде, диде Карсун медицина техникумы студенты, район татар автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Меннибаева. Ә «Белоснежка» балалар бакчасы педагогы Алсу Юнусова мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә милли мәдәниятләр айлыгы уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

    Бәйрәм концертында «Белоснежка» балалар бакчасы нәниләре, Карсун hәм Нугай иле урта мәктәпләре, медицина техникумы укучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы да соклану тудырды.

    Татар мәдәнияте айлыгы көннәрендә белем бирү учреждениеләрендә hәм мәдәният йортларында төрле очрашулар, иҗат кичәләре узачак, күргәзмәләр эшләячәк. Мәдәният айлыгы 21 февральдә - Халыкара туган телләр көнендә тәмамланыр дип көтелә.

    Р.НИГЪМӘТЛЕ.