27 январь - Ленинград блокадасын өзгән көн

Кадерле Ленинградны саклаучылар hәм блокадниклар! Ихлас күңелдән сезне бөек шәhәрегез стеналары янында гитлерчыларны тар-мар итүнең 76 еллыгы уңаеннан тәбриклим!

    900 көн hәм төн дәвам иткән, hәм кайчак иксез-чиксез булып тоелган Ленинград блокадасы җимерелә. Бу немец илбасарларын СССРның төньяк-көнбатыш өлешеннән куып җибәрү мөмкинлеге тудыра. Дошманның юлына тимер стена сыман баскан куәтле, какшамас ихтыяр көченә ия, батыр hәм курку белмәс кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә җиңү өмете барлыкка килә. Бөтен дөнья, әлбәттә инде, беренче чиратта, Кызыл Армиягә зур ышаныч баглаучылар ленинградлыларның ныклыгына чиксез гаҗәпләнә hәм соклана.

    Эвакуация буенча килүчеләрнең күбесе безнең шәhәргә тиз арада гашыйк булып, аны яратып өлгерәләр. Питер инженерлары безнең региондагы техник элита потенциалының шактый өлешен тәшкил итә. Ә бездә нәкъ менә шул вакытта промышленность зур тизлек белән үсә башлый. Кунакларның рухи байлыгы hәм мәдәнияте, hичшиксез, безнең крайны тулыландырып җибәрә. Хәзер Ульяновск өлкәсендә «Тормыш юлы» буйлап Ленинградтан чыга алучылар да, чолганышта булып, бомбежкалар hәм артобстреллар астында калып, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр дә яши. Төньяк башкаланы оборонада тотуда катнашкан дүрт герой hәм «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 68 ветеран, әнә, шундыйлардан.

    Патриотик тәрбия бирү максатында бу көннәрдә өлкәнең hәр муниципаль берәмлегендәге мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр катнашында класс сәгатьләре оештырылачак. Моннан тыш, «Ленинград геройларының батырлыгы hәм ныклыгы», «Yлемне җиңүче шәhәр», «Блокаданың cүрелмәс авыртуы», «Блокадалы Ленинград балалары», «Батырлык hәм дан шәhәре», «Ленинград сугышты hәм җиңде», «Героик каршылык күрсәткән 900 көн» дип аталучы тематик китап hәм фоторәсемнәр күргәзмәләре эшләячәк, кинофильмнар кyрсәтеләчәк.

    Кадерле якташлар! Ихлас йөрәктән сезгә нык исәнлек hәм рухи күтәренкелек, яңа 2020 елда бары тик яхшы хәбәрләр генә килүен, иминлек, зур бәхетләр телибез!

    С.И.Морозов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы.