Зур Чирекле кызлары сынатмады

9-11 январьда Димитровградның балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә мәктәп укучыларының татар теле hәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды.

    Төбәк бәйгесендә Ульяновск өлкәсенең барлык районнарыннан да вәкилләр катнашты. 9-11 класс укучылары татар теле hәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Безнең Зур Чирекле урта мәктәбеннән дә дүрт укучы – Раилә Бирюкова (9 класс), Алсу Мунзафарова hәм Раилә Нәзирова (10 класс) hәм Мәрьям Рахмаева (11 класс) барган иде.

    Олимпиадада катнашучылар ике көн дәвамында ана теле hәм әдәбиятыннан сочинение яздылар, шулай ук язмача биремнәрне үтәделәр. Безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Мәрьям Рахмаева региональ этапта җиңүче итеп танылды. Ә Раилә Бирюкова, Алсу Мунзафарова hәм Раилә Нәзирова призлы урыннар алдылар. Аларның hәркайсы дипломнар hәм медальләр белән бүләкләнде.

    Олимпиадада җиңүчеләр тиздән, 7-10 февральдә Казанда ана теле hәм әдәбияты буенча Бөтенроссия бәйгесеең төбәкара этабында үзләренең белемнәрен тикшереп карарга җыеналар.  Кем белә, бәлки, аларга әле агымдагы елның апрель аенда олимпиаданың Халыкара этабында Ульяновск өлкәсен hәм Николаевка районын тәкъдим итү бәхете дә елмаер. Сәләтле укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!

    Н.РАФИКОВА, Зур Чирекле урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары.

Н.ЯГУДИНА, татар теле hәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.