Димитровградта “Гакыйль Сәгыйров укулары” уздырылачак (НИГЕЗЛӘМӘ)

27 нче февраль көнне Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбендә I төбәкара “Гакыйль Сәгыйров укулары” фәнни-гамәли укучылар конференциясе уздырылачак.

Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбендә үтәчәк I төбәкара “ Гакыйль Сәгыйров укулары” фәнни-гамәли укучылар конференциясенең нигезләмәсе.

I. Гомуми нигезләмә.

I. Конференциянең максат һәм бурычлары

Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Гакыйль Сәгыйровның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Конференциянең бурычлары:

  • татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыру;
  • яшь буында толерантлык, патриотизм хисләре тәрбияләү һәм үстерү;
  • Гакыйль Сәгыйровның әсәрләрен өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
  • катнашучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру.

II.Конференциянең тәкъдим ителгән эш юнәлешләре

Конференциядә түбәндә күрсәтелгән юнәлешләр буенча фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр каралачак:

1.“Үткен каләм остасы”. Гакыйль Сәгыйровка багышланган иҗади эшләр: шигырь; журналистиканың төрле жанрларында (мәкалә, эссе, интервью, репортаж) һ.б., публицистик темага иҗади эшләр.

2.“Кеше булу – иң зур дәрәҗәм”. Гакыйль Сәгыйров тормышын һәм иҗатын рәсем сәнгате аша чагылдыру буенча эзләнү эшләре.

3.Гакыйль Сәгыйровның нурлы иҗаты. Эзләнү эшләре.

4. Минем шәһәремнең (районымның, авылымның) күренекле шәхесләре. Эзләнү эшләре.

III. Катнашучылар

2. Укучыларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә түбәндәге яшь категорияләре буенча кабул ителә:

  • 1 нче төркем: 5 — 7 сыйныфлар
  • 2 нче төркем: 8 — 9 сыйныфлар
  • 3 нче төркем: 10 — 11 сыйныфлар.

VI. Конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе

Конференция ике этапта үтә.

I этап— читтән торып катнашу этабы. Заявка, фәнни-гамәли,эзләнү эшләренең тезислары, иҗади эшләр 2020 нче елның 15 нче февраленә кадәр .Эшләр эксперт комиссияләре тарафыннан тикшерелә, иң яхшы эшләр сайлап алына.

Эксперт комиссияләре тарафыннан сайлап алынган эш авторларына электрон почта аша төп этапка чакыру җибәрелә.

II этап — Конференциянең төп этабы 2020 нче елның 27 нче февралендә булачак. Конференциядә чыгыш ясау вакыты — 5-7 минутка кадәр (сораулар белән). Катнашучы бирелгән вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен күрсәтеп бирә белергә тиеш. Компьютер презентациясе, мультимедия технологияләрен куллану хуплана.

Конференция 2020 нче елның 27 нче февралендә Ульян өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелә. Катнашырга теләүчеләр 2020 нче елның 10 нчы февраленә кадәр гаризаларны (заявка) түбәндәге адреска җибәрәләр: dtatscool@mail.ru. (Конференция “ Гакыйль Сәгыйров укулары ” дип язарга). Хәбәрләшү өчен телефон. Сәмигуллина Г.И., 89378880486

1. Үрнәк буенча заявка(1 нче кушымта)

2. Фәнни эшнең тезисы (1 бит басма текст, кыр — 2см, 1,5 интервал, Timеs Nеw Roman, 14 шрифты).

3. Титул бите белән фәнни эш.

4. Шәхси мәгълүматларны эшкәртергә рөхсәт бирү белешмәсен фәнни эшкә беркетергә (2 нче кушымта).

V.Фәнни эшнең эчтәлегенә таләпләр.

Эшләр татар телендә , A 4 форматында, Timеs Nеw Roman, 14 шрифты, 1,5 интервал, уңнан -1,5; сулдан – 2,5; астан – 2; өстән – 1,5. Титул битенә белем бирү учреждениесенең тулы исеме, шәһәре, районы, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, тема һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла. Эшнең күләме иллюстрацияләре белән 10 биттән артмасын. Эшләр папкада 1 данәдә жюри әгъзаларына тапшырыла. Чыгыш ясау вакыты 5 — 7 мин.

V. Конференция эшләрен бәяләүгә таләпләр:

— хезмәтнең тәкъдим ителгән темага һәм максатка туры килүе;

— теманың тулысынча ачылуы;

— мисалга китерелгән фактларның дөрес булуы;

— материал эчтәлегенең эзлеклелеге саклану;

— укучының сөйләм теле дәрәҗәсе;

— материалның яңалыгы һәм актуальлеге

— авторның мөстәкыйльлек дәрәҗәсе

— чыгыш ясаучының компетентлыгы (сорауларга җавап бирә белү).

VI. Конференцияне оештыручылар.

Ульян өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе.

Димитровград шәһәренең мәгариф идарәсе.

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбе.

Димитровград җирле татар милли-мәдәни автономиясе.

VII. Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау.

Фәнни – гамәли Конференциядә катнашучыларның чыгышы алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә. Катнашучыларның чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, оештыру комиссиясе утырышы үткәрелә һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла. Җиңүчеләргә дипломнар, барлык чыгыш ясаучыларга сертификатлар тапшырыла, дип хәбәр итә татар конгрессы сайты.