Шәhәр Думасы депутаты Рамил АБИТОВ: «Халыкка ярдәм итә алуымнан канәгатьлек кичерәм»

Бүген бездә кунак бар:

    Рамил Загит улы Абитов. Ул - Ульяновск шәhәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, тарих фәннәре кандидаты, өлкәбезнең «Халыклар дуслыгы» медале иясе.

    Рамил Загит улы 1961 елның 11 ноябрендә Ульяновск шәhәрендә туа. 1997 елда - Ульяновск дәүләт техник университетын, 2007 елда Ульяновск дәүләт университетын тәмамлый.

    Хезмәт юлын 1979 елда күн-аяк киемнәре комбинатында слесарь-наладчик буларак башлап җибәрә. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында, мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. Аннары күн-аяк киемнәре фабрикасында слесарь, КИМ исемендәге фабрикада комсомол комитеты секретаре булып эшли. 1989-2014 елларда «Мишар-Авто» ширкатенә җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта - «АРПИ» юридик бюросы»ның башкарма директоры. 1915 елның 13 ноябрендә V нче чакырылыш шәhәр Думасы депутаты булып сайлана. Ульяновск Суворов училищесының попечительләр советы, шәhәр Башлыгы карамагындагы иҗтимагый совет hәм Тимерьюл район хакимияте башлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе.

    Күпьеллык тырыш хезмәте өчен Рамил Загит улы РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, өлкә Губернаторының «За веру и добродетель» почет билгесе hәм «Халыклар дуслыгы» медале, Мәгариф hәм фән министрлыгының «Шәфкатьлелек hәм хәйриячелек өчен» күкрәк билгесе, Россия МЧСы медальләре белән бүләкләнгән, ә исеме Ульяновск шәhәренең Алтын мактау китабына кертелгән.

    Рамил Загит улы өйләнгән, улы белән кызы, дүрт оныгы бар. Буш вакытында спорт, аучылык белән шөгыльләнә, балыкка йөри.

    - Рамил Загитович, шәhәр Думасы депутаты буларак сайлаучылар белән еш очрашасызмы?

    - Һәр җомга көн саен көндезге сәгать өчтән алып бишкә кадәр Тимерьюл районының Хрустальная урамындагы 41а йорт адресы буенча урнашкан бинада гражданнарны, үземнең сайлаучыларымны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итәм. Шул ук кабинетта тәҗрибәле юрист утыра, ул халыкка түләүсез юридик консультацияләр бирә. Халыкның тормыш-көнкүреш шартлары белән якыннан танышу максатында квартиралар буенча йөрергә дә мөмкинлек табам. Шулай ук йортларда үткәрелгән гражданнар җыеннарында, мәктәпләрдә hәм балалар бакчаларында уздырылган ата-аналар җыелышларында, инвалидлар, ветераннар, яшьләр hәм актив озак яшәү үзәкләре вәкилләре белән очрашуларда катнашам.

    - Бүген халыкны күбрәге нинди мәсьәләләр борчый?

    - Урамнар hәм йортларны төзекләндерү проблемасы беренче урында тора дип әйтер идем. Йортлар эчендәге юлларга асфальт җәю, тротуарларны яңарту, агачларны кисy, балалар hәм спорт мәйданчыклары булдыру, юл билгеләре кую, җәяүлеләргә юл аша чыгу урыннарын билгеләү мәсьәләсен очрашуларда аеруча еш күтәрәләр. Торак-коммуналь хуҗалыгына, ягъни ЖКХга бәйле проблемалар да җитәрлек. Тарифларның hәрдаим артып торуы, коммуналь хезмәтләрнең түбән сыйфатлы булуы, подъездлар hәм түшәмнәрне ремонтлау мәсьәләсе күпләрне борчый. Социаль яклау, эшкә урнашу, льготалы дарулар белән тәэмин итү проблемасы белән дә мөрәҗәгать итәләр. Өлкә Хөкүмәте, шәhәр hәм район администрацияләре, төрле предприятиеләр hәм оешмалар җитәкчеләре белән кулга-кул тотынышып эшләп, барлык мөhим мәсьәләләрне дә уңай хәл итү юлларын табам, халыкка мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышам.

    - Сез хәйриячелек (благотворительность) белән актив рәвештә шөгыльләнәcез. Һәр ярты ел саен дистәдән артык ветеранга «Өмет»кә подписка бүлeк итүегез өчен Сезгә чиксез рәхмәтлебез.

    - Минем уйлавымча, татар милләтеннән булган барлык җитәкчеләр, эшмәкәрләр hәм депутатлар «Өмет»не халыкка җиткерүгә үзләреннән өлеш кертергә тиеш. Узган елда мин шулай ук Корбан, Рамазан гаетләре уңаеннан hәм «Социаль нәүрәпне тулыландыр» акциясе барышында 150 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек наборлары тапшырдым. Ә аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 25 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе көннәрендә мәктәп формасы, аяк киемнәре, букчалар hәм канцелярия товарлары юнәтү өчен сертификатлар бирелде. Күп балалы hәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә көн күрүче 30 сабый Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләкләр алдылар. Ел дәвамында инвалидларны берләштерүче «Көчле рухлылар» («Сильные духом») җәмгыятенә төрле чаралар hәм бәйрәмнәр оештыруда ярдәм күрсәтелде. Район территориясендә урнашкан мәчетләр белән дә тыгыз элемтәдә торам. Мисал өчен, Инзенская урамындагы мәчеткә дини дәресләр үткәрү өчен өстәлләр бүләк иттем. Мин халыкка булыша алуымнан канәгатьлек кичерәм.

    - Сез 2008 елдан бирле Тимерьюл районы татар автономиясен әйдәп барасыз. Шушы вакыт эчендә милли оешма нинди уңышларга иреште?

    - 2009 елда Киндяковка тарихында беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме оештырдык. Район эчке эшләр идарәсе мәгълүматлары буенча, анда 5 меңнән артык кеше катнашкан. Шуннан бирле халкыбызның хезмәт hәм җыр тантанасын бер генә тапкыр да үткәрмичә калганыбыз юк. Бәйрәмне оештыру комитеты бездә март аенда ук эшли башлый. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә, узган елда «Винновская роща» ял паркында Сабан туе инде 11 нче тапкыр гөрләп узды. Автономия советының тынгысыз йөрәкле активистларына - Әлфия Санатуллина, Җәмилә Мифтахова белән Иршат Аббазовка рәхмәтем әйтеп бетергесез. Шул ук 2009 елда «Киндяковка» культура йортында Татар теле hәм мәдәнияте көне үткәрүне традициягә керттек. Былтыр ул Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән Милли бердәмлек елына hәм Әниләр көненә багышлап ике тапкыр уздырылды. 2005 елдан бирле «Киндяковка» карамагында «Чулпан» татар ансамбле эшләп килә. Әлеге сәнгать коллективына үз эшенең чын остасы Рамис Фасхутдинов җитәкчелек итә. «Чулпан»ыбыз шәhәр hәм район күләмендә оештырылган бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Талантлы режиссер Җәмилә Мифтахова әйдәп барган «Нур» татар халык театры белән дә бергәләп эшлибез. Мәсәлән, үткән елда «Современник» киноконцерт комплексы каршындагы мәйданда советлар чорында татар яшьләре арасында бик тә популяр булган «Шанхай» кич утыру йоласын яңартып җибәрдек. Анда өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Күренекле милләттәшләребезне хөрмәтләргә дә онытмыйбыз. Узган елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Урайский исемендәге әдәби премия лауреаты, танылган шагыйрь, «Өмет» газетасының актив хәбәрчесе Рифкать Хисмәткә 80 яшь тулды. Милләт җанлы каләм остасының юбилей бәйрәмен өлкә автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе, язучылар берләшмәсе белән бергә зурлап үткәрдек.

    - Ә район мәктәпләрендә татар телен өйрәнү өчен шартлар тудырылганмы?

    - Бу мөhим мәсьәләне безнең автономия hәрвакытта да контрольдә тота. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре hәм ата-аналар арасында балаларга туган телебезне өйрәтү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барабыз. Бүген районыбызның унөч мәктәбендә татар теле факультативларда яки түгәрәкләрдә өйрәнелә. Ә милләттәшебез Юлия Юсубова җитәкчелек иткән 215 нче балалар бакчасына йөрүче татар малайлары hәм кызларының хәзер милли костюмнары бар, алар төрле бәйрәмнәргә ашыга-ашыга килеп җитәләр hәм үзебезчә матур итеп чыгыш ясыйлар.

    - Автономия район советының агымдагы елга планнары нидән гыйбарәт?

    - 22 февральдә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Киндяковка» мәдәният йортында «Туган тел» бәйрәме уздырырга ниятлибез. Ә 8 март бәйрәмендә Бөек Ватан сугышы елларында бик күп нужа күргән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләргә җыенабыз. 9 май – Бөек Җиңү көнендә сугыш ветераннарына рәхмәт сүзләребезне җиткерәчәкбез. 30 май көнне «Винновская роща» ял паркында быел инде 12 нче тапкыр Cабантуй бәйрәме гөрләячәк. Милләттәшләребезне шушы тантанада көтеп калабыз. Сентябрь аенда хәзер инде традициягә кергән Татар теле hәм мәдәнияте көне узачак. Анда Казан артистлары да чакырулы.

    - Депутат эшләре, автономия, бизнес, гаилә... Барысына да ничек өлгерәсез?

    - Бизнесны еллар дәвамында сыналган фикердәшләрем командасы белән бергә алып барам, без бер-беребезне hәрвакытта да ишетәбез, аңлыйбыз, бер-беребезгә ышанабыз hәм таянабыз. Гаилә тормышым да җайлы гына бара. Балаларыбыз үсеп беттеләр инде. Улыбыз Радик Самарада офицер булып хезмәт итә, кызыбыз Рамилә дә гаиләсе белән аерым яши. Хәзер без хатыным Сиринә белән бала-оныкларыбызның уңышларына, бәхетенә шатланып, аларны ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп, булганына шөкрана кылып гомер итәбез. Бер-беребезне ярты сүздән, күз карашыннан аңлыйбыз, беркайчан да үпкәләшмибез, чөнки ачуланышу өчен бернинди сәбәп тә юк. Киләчәктә дә халыкка, җәмгыятебезгә файдалы булып яшәргә, татар милләтенә хезмәт итәргә язсын.

    Әңгәмәдәш - Исхак ХӘЛИМОВ.