Зифа Кадырова - Ульяновскида

Бер көндә - ике очрашу

    Хөрмәтле әдәбият сөюче дусларыбыз! 1 февраль көнне сезне Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче танылган язучы, популяр китаплар авторы («Өмет»тә басылып килүче «Көтеп узган гомер» повестен язучы) Зифа Кадырова белән очрашу кичәләренә чакырабыз. Анда яраткан язучы белән якыннан аралашу hәм аның китапларын сатып алу мөмкинлеге булачак.

    Очрашу ике урында узачак: Засвияжье районының «Строитель» мәдәният йортында (Ефремов урамы, 5), башлана - 12 сәгатьтә; Яңа шәhәрнең «1 нче мәхәллә» мәчетендә (Ленин Комсомолы проспекты, 39), башлана - 17 сәгатьтә. Белешмәләр өчен телефон: 42-09-61.