Без әтисез үстек

Әтиләре сугыштан кайтучыларның балалары мәктәптә үзләре белән алып килгән ипине ашый башлады, ә без аларга карап утырдык... Ул кичерешләрне гади сүз белән генә аңлатырлыкмыни соң...

    Әтием Афиятулла Арифулла улы Бакеев фронтка киткәндә, утыз биш яшьлек әнием Шәмшеруй Мөхәммәтвәли кызы биш бала белән ялгызы утырып кала. Иң олы апама - 12 яшь, калганнарына 10, 7 hәм 3 яшь була, ә мин иң кечеләре 5 айлык булып калганмын.

    Әтием сугышта хәбәрсез югалган. Биш бала белән тол калган әнием ничекләр түзде, ниләр кичерде икән?! Газиз әтиебездән нибары бер хат килә. Бик каты бозлар ява, ут эченә керәбез, дигән. Боз дигәне бомбадыр инде, мөгаен. Хатның башында исемем белән атап миңа сәлам язган, ә ахырында, кечкенә кызымның исемен дә оныттым, аңа бик күп сәлам, дип хатын тәмамлаган. Ул хатны бүген дә кадерләп саклыйбыз. Шуннан соң әтиебездән бер генә тапкыр да хәбәр булмый. Ә без аны зарыгып көттек, өметебезне өзмәдек. Сугыш беткәч, авылга солдатлар кайта башлады. Ә әти кайтмады. Без hаман көттек. Җиңүдән соң җиде ел үткәч тә кайттылар. Андый шатлык безгә килмәде. «Жди меня» тапшыруын бүген дә карыйм. Әтием әсирлеккә төшеп, ягъни пленга эләгеп, берәр шәhәрдә яшәп калган булсын иде дә, берәр туганым мине эзләсен иде, дим. Әйе, күңелгә андый уйлар да килә. Һаман да шул көтү инде бу. Әнием бердәнберен гомере буе көтте, тол хатын булып яшәде. Биш баланы үстереп аякка бастырды. 70 яшендә гүр иясе булды. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын иде.

    Гаепләп әйтүем түгел, сугыштан исән-сау кайтучыларга хөрмәт зур булды. Аларның хатыннарын да искә алдылар, ирләре үлгәч тә булыштылар. Ул хатыннар ирләре кайткач та, ир рәхәте күреп яшәделәр. Балаларын бергә үстерделәр, туйганчы ипи ашадылар. Ә безнең әниләр гомере буе тилмереп яшәделәр, нужадан чыкмадылар. Урагын да урдылар, юкны бар итеп, салымын да түләделәр, суык өйне дә җылыттылар, балаларын киендерделәр hәм тукландырдылар. Мескенкәй биш баланы үстерү, кеше итү өчен күпме күз яшьләре түкте... Без черек бeрәңге күмәчен дә бары тик ындыр басканда гына ашый идек бит. Алабута hәм үлән ашап үстек. Хәзерге муллыкны, өстәлдәге нигъмәтне күргән саен ачка тилмергән яланаяклы бала чагым күз алдыма килеп баса...

    Балалар әтисез үсмәсен, дөньялар тыныч булсын, сугыш кабатланмасын иде, Раббым!

Гөлбистан АЗИЗОВА-БАКЕЕВА,

Богдашкино-Ульяновск.