Сынауларда сынатмаган ана

Николаевка районы Зур Чирекле авылында туып үскән сугыш чоры баласы, күп балалы ана Рузания Азимҗан кызы Каримованың cабырлыгына, тырышлыгына күпләр соклана.

Рузания Азимҗан кызы язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татый. 1939 елда әтисен армиягә алалар. Ул әнисенең карынында өч айлык булып кала. Тиздән, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана.

    - Әтиемне бер тапкыр да күрмәдем, ул сугышта hәлак булды.  Әнием 22 яшендә тол калып, мине бер ялгызы үстерде, шуңа күрә бик күп нужа чиктек,- ди ул, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

    Тырыш, уңган, чибәр кыз буй җиткәч, күрше егетенә кияүгә чыга. Алар дус-тату, аңлашып яшәп, сигез бала тудырып үстерәләр, hәркайсын аякка бастырып, зур туйлар үткәреп, олы тормыш юлына озаталар.

    Рузания апа бөтен гомерен намуслы hәм фидакарь хезмәткә багышлый. Ул егерме елдан артык тимер юлда эшли. Отпускысы вакытында колхозларга барып, чөгендер утарга да, урып-җыю чорында ындыр табагында тир түгәргә дә өлгерә. Шулай ук кырык елга якын каенанасы белән уртак тел табып, килешеп яши. Искиткеч кешелекле каенанама мең рәхмәтлемен, ул балаларны үстерергә бик булышты, ди Рузания апа.

    Хезмәт сөючән, булдыклы Рузания Азимҗан кызының тормыш юлы бик күпләр өчен үрнәк булырлык. Ул - яраткан хәләл җефете Али өчен тугрылыклы хатын, кызлары hәм уллары, кияүләре hәм киленнәре, балдан татлы оныклары өчен яраткан, кайгыртучан әни, сөекле, ягымлы әби. Аның күркәм холкы, ачык йөзе hәм кунакчыллыгы бөтен кешедә соклану тудыра.

    Язмыш сукмагында Рузания апага кайгылы көннәр дә кичерергә туры килә. Аның газиз баласы - улы Айсә Советлар заманында Әфган сугышында катнаша hәм дошманнарга каршы көрәштә каты яраланып хәрби госпитальгә эләгә. Ата-ана йөрәге түзеп торамы соң инде?! Али абзый белән Рузания апа юлда бик күп авырлыклар күреп, Yзбәкстанның Каган шәhәренә улларының хәлен белергә баралар... Айсә инвалид булып кайтса да, институтка укырга керә. Әмма дипломын алгач, авыруы көчәеп, үлеп китә. Ана кеше бу олы кайгы-хәсрәтне бик авыр кичерә.

    Бүген Рузания Азимҗан кызы бала-оныкларының уңышларына hәм бәхетенә шатланып, Аллаhы Тәгаләнең биргәненә шөкрана кылып яши. Улы Гаяз гаиләсе белән дус-тату гомер итә. Кызы Мәрьямның да тормышы сокланырлык. Ике ир бала үстергәннәр, хәзер инде киленнәре белән оныклары да бар. Әниләрен бик тә хөрмәт итәләр. Икенче кызы Асия белән кияве Рамис та балаларын аякка бастырганнар инде. Уллары Камил институт бетереп, Мәскәүдә банкта эшли, кызлары Камилә Мәскәү дәүләт медицина университетында укый, хирург булырга хыяллана. Асия газиз әнисен кадерли, аңа hәрвакыт булышып, хәлен белешеп тора. Өченче кызы Мәрхабә белән кияве Фәнисне дә үрнәк итеп куярлык. Аларның кызлары Фәнисә ике институт бетереп, Казан шәhәрендә эшкә урнашкан. Ә Мәдинә - 11 нче сыйныф укучысы, гаҗәеп тырыш бала. Рузания апаның тагын бер кызы Әминә дә гаилә тормышын матур, җайлы гына алып бара. Аларның кызлары Лилия – мәктәптә уку алдынгысы, спорт белән шөгыльләнә. Тагын бер кызы Халимәнең дә гаиләсе мактауга лаек. Ике бала үстерәләр, бик мәрхәмәтлеләр, әниләрен онытмыйлар. Хәзер Рузания апа улы Муса, килене Әлфия белән ике оныгының кадер-хөрмәтен, шәфкать hәм мәрхәмәтен тоеп яши. Барлык бала-оныкларыма, кияү-киленнәремә дә рәхмәт әйтәм, алар мине зурлыйлар, олылыйлар, ди күп балалы ана.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.