Мәләкәстән Нәбиулла Юнысов – Советлар Союзы Герое

Юносов Борис Николаевич («Татар энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, Юнысов Нәбиулла Зәйнулла улы) - гвардияле кызылармеец, Карелия фронты 7 нче армиясенең 99 нчы гвардияле укчылар дивизиясе 300 нче гвардияле укчылар полкының укчы-разведчигы.

    Борис Николаевич, ягъни Нәбиулла Зәйнулла улы 1925 елның 12 декабрендә Ленинградта эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Ә 8 классны Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәhәрендә (хәзер - Димитровград) тәмамлый. Мөстәкыйль тормыш юлын чуен кою заводында башлап җибәрә.

    1943 елның февраль аенда унсигез яшьлек егетне Кызыл Армия сафларына чакыралар. Хәрби әзерлекне hава-десант частьләрендә үтәргә туры килә. Курку белмәс, батыр йөрәкле милләттәшебезне 1944 елның июнендә Бөек Ватан сугышы фронтына озаталар. Ул Карелия фронты составына кергән 37 нче гвардияле укчылар полкына барып эләгә. 7 нче армияне көчәйтү нияте белән әлеге полкны Ставка резервыннан җибәргән булалар.

    300 нче гвардияле укчылар полкының укчы-разведчигы, гвардияле кызылармеец Борис-Нeбиулла Юносов полкның аеруча әзерлекле, чыдамлы, түземле hәм курку белмәс 12 сугышчысы исәбенә керә. Нәкъ менә шул каhарман егетләр 1944 елның 21 июнендә 7 нче армия гаскәрләренә Свирь елгасын җиңел генә кичү өчен юл ачалар да инде. Дөресрәге, алар немец фашистларын ачыктан-ачык алдау әмәлен табалар. Дошманга башка - ялган кичү урынын демонстрацияләп, ягъни күрсәтеп, фашистларның ут ноктасын үзләренә таба җәлеп итү максаты куялар. Безнекеләр шул рәвешле немецларның әлегәчә сакланып калган ату коралларын ачыкларга ниятли.

    ...Иртәнге сәгать унбердә артиллерия әзерлеген тәмамлаганнан соң, Борис-Нәбиулла Юносов hәм аның сугышчан иптәшләре бер-бер артлы траншеялардан сикереп чыгалар да, саллары белән көймәләрен суга төшерүгә керешәләр. Әлбәттә инде, дошман «чүпрәктән корылган флотилиягә» (егетләр үзләренең корабларын шулай атаганнар) каршы көчле ут яудыра башлый. Салларның берсе Борис-Нәбиулла карамагына тапшырыла, ул аны шактый вакыт кулы белән этеп бара. Искиткеч акрын хәрәкәт итүче hәм идарәгә бөтенләй буйсынырга теләмәгән салларны дошманның туктаусыз утка тота башлавын аңлагач, тәвәккәл милләттәшебез елганың фашистлар урнашкан ягына йөзеп чыга. Унике гвардияче дә шул рәвешле чыгып беткәннән соң, группа бергә туплана. Аннары Юносов hәм Бексунов кыска гына разведка ясап, гвардиячеләр елга буена сузылып киткән траншеяга бәреп керә hәм каршылык күрсәтеп маташкан фашистларны бер-бер артлы юк итә башлый. Батыр сугышчы Борис-Нәбиулла Юносов hәм аның иптәшләре утлы корал hәм граната ярдәмендә дошман оборонасын өзеп, алга юл салалар.

    Шулай итеп, гвардиячеләр группасы командование тарафыннан куелган хәрби бурычны тулысынча, җиренә җиткереп үти. Дошманның үлем китерүче утын беренче булып кабул иткән геройларның батырлыгы фашист гаскәрләренең башка ут нокталарын да вакытында юк итү мөмкинлеге тудыра. Аларның нәкъ менә шул каhарманлыгы нәтиҗәсендә безнең 7 нче армия сугышчылары Свирь елгасын тиз арада hәм чагыштырмача аз югалтулар белән кичүгә ирешәләр.

    Свирь елгасы аша чыкканда геройлыгы hәм батырлыгы, әлеге елганың төньяк ярында көчле плацдарм булдыруы өчен СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән (1944 елның 21 июлендә имзаланган) гвардияле кызылармеец Юносов Борис Николаевичка - Юнысов Нәбиулла Зәйнулла улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Милләттәшебезне Ленин ордены hәм «Алтын йолдыз» медале (№4115) белән бүләклиләр.

    Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, ул hава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә hәм 1950 елда гына гвардияле өлкән сержант дәрәҗәсендә запаска китә. Борис-Нәбиулла Юносов 1952 елда юридик мәктәпне тәмамлый hәм Куйбышев (хәзер - Самара) шәhәрендә халык судьясы булып эшли. 1959 елдан - Ульяновск өлкәсенең Димитровград төзелеш идарәсендә рәссам-декоратор. Борис-Нәбиулла Юносов 1980 елның 3 апрелендә фанилыктан бакыйлыкка күчә. Герой Димитровград шәhәре зиратында җирләнгән.

    Советлар Союзы Герое исеменә лаек табылган каhарман татар улын Димитровград каласында онытмыйлар - аның исемен мәңгеләштерү чарасын күргәннәр. Шәhәрнең Дан Аллеясында Юносов Борис Николаевичның (Юнысов Нәбиулла Зәйнулла улы) бюсты урнаштырылган. Шулай ук ул гомер кичергән торак йортта (М.Торез урамы) hәм милләттәшебез шактый вакыт хезмәт иткән «Химмаш» заводы проходноенда мемориаль такталар куйганнар. Борис-Нәбиулла Юносовның төрле медальләр белән бүләкләнүе турында да мәгълүм.

         Исхак ХӘЛИМОВ.