«Милли киемле ана hәм балалар» Бөтенроссия фотобәйгесе

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, “Өмет” газетасы редакциясе hәм Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының региональ бүлекчәсе «Милли киемле ана hәм балалар» дип исемләнгән Бөтенроссия фотобәйгесе игълан итe. Анда әти-әниләр, балалар, бабайлар hәм әбиләр, шулай ук башка туганнар да катнаша ала.

    Милли темага багышланган фотоконкурсның шарты бик гади. “Татар гаиләсе” фондының электрон почтасына (gulfirmans@mail.ru) милли киемле гаилә фоторәсемен, гаиләгез турында тулы мәгьлүмaт җибәрергә кирәк. 15 февральдә конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла. Әйдәгез, активрак булыйк!

    Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск региональ бүлекчәсе.