Меценат Акчуриннар - календарь битләрендә

Яңа ел алдыннан Ульяновск өлкәсенең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе hәм «Опора России» оешмасы тырышлыгы нәтиҗәсендә, «Сембер губернасының данлыклы эшмәкәрләре» дип исемләнгән календарь дөнья күрде.

Сембер эшмәкәрлеге тарихында тирән эз калдырган мәшhүр сәүдәгәрләр Антон Красников, Флегонт Баукин, Николай Пастухов, Алексей Кирпичников, Федор Морозов белән беррәттән, әлеге календарьда данлыклы фабрикант Акчуриннар турында да бай эчтәлекле мәгълүматлар урын алган.

    Акчуриннар - Сембер губернасы hәм Идел буеның танылган татар сәүдәгәрләре hәм фабрикантлары. Алар 19 нчы гасырның икенче яртысында - 20 нче гасырның башында эшмәкәрлек белән бергә мәгърифәтчелек hәм хәйриячелек эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәләр. Акчуриннарның сукно, ягъни постау фабрикаларында җитештерелгән югары сыйфатлы продукция бөтенроссия hәм төбәк күргәзмәләрендә hәрвакыт медальләргә лаек табыла.

    Татар мәдәнияте hәм ислам дине үсешенә зур өлеш керткән меценат Акчуриннар 1862 елда җир биләүче Е.В.Кротковадан Гурьевка постау фабрикасын сатып алалар, ә 1865 елда Сембер шәhәренең беренче мәчетен төзиләр.

    Сембернең беренче гильдияле сәүдәгәрләре, шәhәрнең почетлы гражданнары Курамша Абдулла улы белән Сөләйман Абдулла улы,  аларның балалары – Хәсән, Юсып hәм Якуб Сөләйман уллары, Тимербулат hәм Әсфәндияр Курамша уллары, оныклары эшмәкәрлек эшчәнлегендә аеруча зур уңышларга ирешәләр.

    Сәүдәгәр hәм фабрикант Акчуриннар нәселеннән күренекле дәүләт hәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, мәдәният hәм сәнгать әhелләре чыккан.