Инза шәhәрендә мәчет төзи башлыйлар

Россиядә төрле милләт hәм дин вәкилләре гомер бакыеннан дус-тату, аңлашып яшиләр. Мәчетләр hәм чиркәүләрне, синагогалар heм костелларны бездә гасырлар буе янәшә итеп, бер урамда төзегәннәр. Туган илебезнең даны hәм көче - халыклар бердәмлегендә.

    Инзаның мөселман мәхәлләсе шәhәр территориясендә мәчет төзергә җир hәм рөхcәт алу өчен берничe ел дәвамында зур эш башкарды. 2019 елның 24 маенда шәhәр хакимиятенең 500 нче карары белән мәхәлләгә 5266 квадрат метр мәйданда җир участогы бүлеп бирелде,  ә 2019 елның 15 ноябрендә Красных бойцов урамы 4Б йорт адресы буенча мәчетне төзи башларга рөхсәт иттеләр. Хәзер Аллаhы йортын төзү өчен акча кирәк.

    Изге эштән читтә калмаска теләүчеләр сәдака акчаларын түбәндәге реквизитлар буенча күчерә алалар. Получатель: Местная мусульманская религиозная организация «Махалля» г.Инза Ульяновской области Регионального духовного управления мусульман Ульяновской области в составе Центрального духовного управления мусульман России, ИНН 7306040701, КПП 730601001, ОГРН 1097300000170, р/с 40703810569000000896 в Ульяновском отделении №8588 ПАО Сбербанк, БИК 047308602, к/с 30101810000000000602. Назначение платежа: добровольное пожертвование на строительство мечети в г.Инза.