Димитровградта медицина үзәкләре ачылачак

Димитровград шәhәрендә йөрәк-кан тамырлары үзәге hәм травматология үзәге эшли башлаячак.

Россиянең ФМБА җитәкчесе Владимир Уйба, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов hәм медицина радиологиясе үзәге генераль директоры Любовь Шулепова катнашында узган киңәшмәдә дәвалау үзәкләрен ачуга әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.

    Димитровградта сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү, ягъни яңарту, хезмәтләрне халык өчен сыйфатлы hәм уңайлы итү процессы бара. Тиздән югары технологияле медицина радиологиясе үзәге тулы көченә эшли  башлаячак hәм төп федераль үзәк буларак онкология авыруларыннан интегүчеләргә медицина ярдәме күрсәтәчәк.

    Киңәшмәдә катнашучылар Димитровградта II нче дәрәҗәдәге травматология үзәге булдыру карарына килделәр. Бу үзәк, беренче чиратта, «Ульяновск-Димитровград-Самара», «Самара-Казан» hәм «Димитровград-Тольятти» автомобиль юлларында килеп чыккан аварияләрдә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнәчәк.