Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Сергей МОРОЗОВ, Ульяновск өлкәсе Губернаторы:

- Президент Юлламасында (послание) илебез социаль-экономик сәясәтенең яңа векторлары, ягъни юнәлешләре билгеләнде, регионнар үсеше өчен бу зур этәргеч, дип саныйм. Халыкны саклау мәсьәләсе - игътибар үзәгендә. Кеше капиталы - безнең илнең төп кыйммәте. Шушы уңайдан берничә мисал китерәсем килә. Владимир Путин балалы гаиләләргә булышлык күрсәтүнең яңа чаралары, шул исәптән беренче бала тугач ана капиталы бирелә башлавы турында игълан итте. Демографик ситуацияне яхшырту өчен зур ярдәм бу. Yз чиратыбызда, әлеге бик тә шәп яңалыкны 2020 елның җәендә үк инде регион дәрәҗәсендәге ярдәм - беренче бала туганнан соң 100 мең cум күләмендә пособие түләү белән тулыландырырга җыенабыз. Безнең төбәктә хәзер балалары булган гаиләләргә булышлык күрсәтүнең 33 чарасы гамәлдә, шуларның 25е өлкә законнары нигезендә кабул ителде.

    Президент Юлламасында шулай ук сәламәтлек саклау hәм мәгарифнең сыйфатына, халыкның керемнәренә зур игътибар бирелүе шатландыра. Мәсәлән, беренчел медицина ярдәмен яңарту бурычы куела. Президент бу максатта регионнарга моңа кадәр без күрмәгән күләмдә финанс ресурслар бүлеп бирә. Шушы яңа ресурслар ярдәмендә без сәламәтлек саклау тармагын яңартуга керешәбез. Медицина кадрларына булышлык итү hәм медикларның хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсенә Президент аерым игътибар бирде. Юлламаны уңышлы үтәү өчен без поликлиникалар ремонтлауны, мобиль ФАПлар юнәтүне дәвам итәчәкбез, шулай ук төбәгебездә «Медицина автобусы» hәм «Мобиль фельдшер» программалары старт ала.

    Президент балалар бакчалары hәм ясли группалары төзү мәсьәләсен бик тә гадел рәвештә кискен куйды. Дәүләт башлыгы шулай ук өстәмә белем бирүгә аерым игътибар итте. Ульяновск өлкәсе хәзер өстәмә белем бирү сферасында түләүле хезмәтләрне сизелерлек дәрәҗәдә киметү мөмкинлеген карый.  Әгәр моңа Президент игътибар бирә икән, димәк, без дөрес юнәлештә барабыз.

    Экономик күрсәткечләргә килгәндә, инвестицияләр темасына тукталмый мөмкин түгел. Инвестицияләр үсеше ел саен 5 проценттан ким булмаска hәм 2024 елга кадәр аларның ВВПда өлеше 25 процент тирәcе булырга тиеш, дип ассызыклады Президент. Ульяновск өлкәсендә без бу күрсәткечкә ирештек тә инде: ВРПда инвестицияләр өлешенең уртача еллык күрсәткече 25 процент тәшкил итә, хәзер безнең алдыбызда аны 28-30 процентка кадәр җиткерү бурычы тора.