Татар Сайманы мәктәбе спорт залын ремонт көтә

Быел Ульяновск өлкәсенең алты мәктәбендә спорт залларын ремонтларга җыеналар.

         - Агымдагы елның июнь-октябрь айларында Ульяновск районы Тетюшское урта мәктәбе, Николаевка районы Татар Сайманы урта мәктәбе, Ульяновскиның Кротовка hәм Плодовый мәктәпләре, Карсун районы Усть Урень мәктәбе hәм Чынлы районы Кундюковка мәктәбе спорт залларын капиталь ремонт эшләре көтә. Бу эшләрне тулысынча башкарып чыгу өчен төбәк бюджетында тиешле акча каралган,- ди өлкәнең мәгариф hәм фән министры Наталья Семенова.